Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясендә «Ерак йолдыз яктысы» спектакле тәкъдим ителде

Спектакльне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина карады.

«Ерак йолдыз яктысы» татар әдәбияты классигы, Г.Тукай ссемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты Хәсән Туфан тормышы һәм иҗатына багышланган иде.

«Бик дулкынландыргыч тарих, искиткеч талантлы һәм эмоциональ итеп куелган. Шәхсән минем өчен шагыйрь Хәсән Туфанның яңа чикләре ачылды. Татарстанның барлык балалары да моны күрергә тиеш дип саныйм. Ниһаять, без хәзер нинди шартларда яшәвебезне бәяли башлау өчен кирәк бу. «Пушкин картасы» ярдәмендә моны эшләү мөмкинлеге бар», - дип билгеләп үтте министр урынбасары.

Казанда арт-резиденция - талантлы яшьләр үзләрен күрсәтә, ә тамашачылар аларны үрнәк итеп рухлана ала торган урын.

Режиссеры-Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең атказанган артисты Рәшит Заһидуллин сүзләренә караганда, куелыш өчен ул гуманистик кыйммәтләргә бәйле чынбарлыкны сәнгать күзлегеннән аңларга ярдәм итүче риваять жанрын сайлаган.

«Ерактагы йолдыз яктысы» спектакле тагын 18 февраль көнне куелачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев