Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Советлар Союзы герое улы янында кунакта

Бөек Ватан сугышы илебез өчен авыр сынау булды. Совет халкының Җиңүгә юлы озын һәм авыр булды. Ул халкыбызга кыйммәткә төшә. Халкыбыз сугышта 27 миллион артык улын һәм кызын югалта. Әмма әлеге корбан юкка гына булмый. Совет халкының фронттагы һәм тылдагы аяусыз көрәше нәтиҗәсендә Ватаныбызныж азатлыгына һәм мәөстәкыйльлегенә юл ярылды, дөнья...

Бөек Ватан сугышы илебез өчен авыр сынау булды. Совет халкының Җиңүгә юлы озын һәм авыр булды. Ул халкыбызга кыйммәткә төшә. Халкыбыз сугышта 27 миллион артык улын һәм кызын югалта. Әмма әлеге корбан юкка гына булмый. Совет халкының фронттагы һәм тылдагы аяусыз көрәше нәтиҗәсендә Ватаныбызныж азатлыгына һәм мәөстәкыйльлегенә юл ярылды, дөнья цивилизациясен коткарып калды. Советлар Союзы геройлары, шулар арасында якташыбыз да кешелек рухына хас булган батырлык кылган. Шуларның берсе - Кирельск авылында туып-үскән Михаил Алексеевич Чирков турында сөйләп үтәсе килә.

Михаил Алексеевич 1898 елда Татарстанның Кама Тамагы районы Кирельск поселогында туган. Хәрәкәттәге армиядә 1942 елдан 167нче гвардия җиңел артполкы телефонисты була. Рядовой М.А. Чирков 1943 елның сентябрендәге бәрелешләрнең берсендә дошман уты астында командованиенең уң як ярдагы разведгруппа белән элемтәсен тәэмин итеп, Днепр аша кабель линиясе суза. Арттиллеристлар утын төзәтергә ярдәм итә, дошманның контратакасын кире кагуда катнаша. Советлар Союзы герой исеме аңа 1943 елның 17 октябрендә бирелә. Ленин, Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә. 1945 елның 3 февралендә бәрелеш вакытында һәлак була. Тимендорф торак пункты (Глогау районы, Германия) костеле янында җирләнә. Район үзәгендәге урамнарның берсе Чирков исемен йөртә. 22 декабрьдә кадет мәктәбе укытучы-оештыручысы Татьяна Компаненко Казанда геройның улы -сугыш инвалиды 89 яшьлек Иван Михайлович Чирков һәм аның хатыны - тыл хезмәтчәне Варвара Романовна янында булды. Аларга кадет мәктәбенә «Советлар Союзы герое Михаил Алексеевич Чирков» исеме бирелү турындагы карарны тапшырды. Иван Михайлович әлеге яңалыкны бик теләп кабул итте. Әңгәмә вакытында ул әтисе турында, фронтта икесе бер вакытта сугышып та, очрашмаулары хакында сөйләде. Әтисенең һәлак булуы турында фронтта ишетә. Иван Михайлович 5нче армиядә 151нче аерым штраф ротада сугыша, Берлин янында җилкәсе яралана. Җитмеш елдан соң сугыш турында искә алулары авыр, әлбәттә. Кулларына корал алып фашист илбасарларына каршы сугышучылар күпне кичергән. Иван Михайлович хатыны белән 62 ел яши. 52 ел сәламәт яшәү рәвеше алып бара һәм хәзер дә актив тормыш белән яши. Хатынына өй эшләрендә булыша, аның турында кайгырта. Алар кунакчыл һәм аралашучан кешеләр. Аларга сәламәтлек, иминлек телибез һәм Җиңү, батырлыклары өчен рәхмәт әйтәбез! Хәзерге тыныч тормыш өчен рәхмәт Сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев