Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Социаль хезмәткәребез финалда

Без алдан хәбәр иткәнчә, агымдагы елның февраль аенда үткәрелгән социаль хезмәткәрләр арасында конкурсның зона этабында безнең районнан ЦСОН ның гаиләгә һәм балага социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Ләлә Кәримуллина җиңү яулаган иде. Беренче мартка кадәр барлык материаллар-портфолио, видеороликлар, соңгы өч ел йомгаклары буенча эш отчетлары конкурсның республика этабына җибәрелде....

Без алдан хәбәр иткәнчә, агымдагы елның февраль аенда үткәрелгән социаль хезмәткәрләр арасында конкурсның зона этабында безнең районнан ЦСОН ның гаиләгә һәм балага социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Ләлә Кәримуллина җиңү яулаган иде.
Беренче мартка кадәр барлык материаллар-портфолио, видеороликлар, соңгы өч ел йомгаклары буенча эш отчетлары конкурсның республика этабына җибәрелде. Бүген нәтиҗәләре дә билгеле. Конкурсның республика этабында гаиләгә һәм балага социаль ярдәм күрсәтүче социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең "Иң яхшы социаль педагогы номинациясендә Ләлә Госман кызы җиңү яулаган. Ул конкурсның Бөтенроссия этабында республика данын яклаячак. Котлыйбыз!
Ләлә Госман кызы сүзләренә караганда, бу бөтен бүлек хезмәте. Алар ярдәменнән һәм яклавыннан башка ул эшендә шундый зур уңышка ирешә алмас иде. Ул конкурска әзерләнгәндә ярдәмнәре өчен хезмәттәшләренә рәхмәт белдерә. Бу халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге педагогларының авыр минутта хезмәт күрсәтүчеләренә генә түгел, хезмәттәшләренә дә ярдәмгә килергә әзер торуларына ачык мисал. Афәрин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев