Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Соңгысы булмасын иде

Шимбә Иделдә боз астында балык тоту буенча беренче район турниры үткәрелде.

Анда районыбыздан, күрше районнардан, хәтта күрше төбәкләрдән 36 балыкчы катнашты. Әлеге турнирны эшмәкәр Рөстәм Әхәтов җитәкләгән инициатива төркеме оештырды. Аны район җитәкчелеге, яшьләр эше һәм спорт бүлеге хуплады. Ярыш нәтиҗәсендә иң зур балык тоту номинациясендә - билгеләнгән вакыт эчендә 5,026 килограммлы балык тоткан Айнур Сабиров җиңүче булды. Икенче урында - 4,136 кг балык тоткан каматамагылы Илмир Гарифуллин. Өченче урында Казаннан килгән Дмитрий Федоров, аның балыгы 3,600 кг. Ул ук 1,542 кг авырлыктагы судак балыгы да тотты. Шуңа күрә ике тапкыр җиңүче булды.
Буадан килгән Денис Сусанин иң зур берш тотты. Барлык җиңүчеләргә дә грамоталар тапшырылды. Ярышка бүләкләрне "Рыболов" кибете хуҗасы Наил Габдрахманов һәм "Долгая Поляна" тыюлыгы директоры Владимир Никитин алып килгән.
Оештыручылар бу турнир традициягә әверелер һәм киләчәктә балык тоту спортчыларның игътибарын җәлеп итәр, дип ышанып кала.
Рәсемдә: ярыш вакытында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X