Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Солдат кайтты туган ягына

Рәсемдә Шәпкә авылы егете Газинур Гайнетдинов. Олы Кариле урта мәктәбен тәмамлаганнан соң ул Казан КНИТУ (КХТИ) югары уку йортының механика факультетына укырга керә. Беренче курсны уңышлы тәмамлаганнан соң академик ял ала, армиягә бару теләге зур була. "Әти-әнием, туганнарым, дусларым да мине хуплады, - ди Газинур. Узган елның язында ук армия...

Рәсемдә Шәпкә авылы егете Газинур Гайнетдинов. Олы Кариле урта мәктәбен тәмамлаганнан соң ул Казан КНИТУ (КХТИ) югары уку йортының механика факультетына укырга керә. Беренче курсны уңышлы тәмамлаганнан соң академик ял ала, армиягә бару теләге зур була. "Әти-әнием, туганнарым, дусларым да мине хуплады, - ди Газинур.

Узган елның язында ук армия хезмәтенә китә. Аны беренче укыту-өйрәнү узу өчен Омск шәһәренә җибәрәләр. Аннан Краснодар өлкәсенең Ейск шәһәренә күчерелә. Биредә Газинур ПВО частендә хезмәт итә. Хезмәт итү дәвамында үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтә. Әти-әниләре Шамилә һәм Равил Гайнетдиновлар ул хезмәт иткән часть командирыннан Рәхмәт хаты алалар. Күптән түгел хезмәт срогын тутырып, солдат үзе дә туган авылына кайтып төште. "Ватанны саклау - ир-егетләрнең изге бурычы,- ди Газинур. Армия хезмәте тән белән бергә характерны да чыныктыра. Хәзер хезмәт итү срогы да бер генә ел, ышаныгыз, ул сизелми дә үтеп китә". Көзен Газинур укуын дәвам итәргә җыена. Алга таба- үзе теләгән һөнәрне алып, яраткан эш белән шөгыльләнү уе белән яна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев