Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Соңга калмагыз!

5-15 декабрьдә ТРның барлык элемтә бүлекчәләрендә 2015 елның беренче ярты елына газета-журналларга язылу ункөнлеге үткәрелде. Бу чорда матбугат съзен бәяләүчеләр үзләре яратып өлгергән «Идел таңнары» («Волжские зори») газетасына арзан бәядән языла алды, чөнки элемтә хезмәтләренә 10 процент ташламаны исәпкә алып, ул 419 сум 40 тиен булды. 15 декабрьдә район газетасына...

5-15 декабрьдә ТРның барлык элемтә бүлекчәләрендә 2015 елның беренче ярты елына газета-журналларга язылу ункөнлеге үткәрелде.

Бу чорда матбугат съзен бәяләүчеләр үзләре яратып өлгергән «Идел таңнары» («Волжские зори») газетасына арзан бәядән языла алды, чөнки элемтә хезмәтләренә 10 процент ташламаны исәпкә алып, ул 419 сум 40 тиен булды. 15 декабрьдә район газетасына 1589 кеше язылырга өлгергән. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, һәр почта бүлекчәсенә төрле язылу планы җиткерелгән. Язылу нормасын арттырып үтәүчеләр дә бар. Бу планда Тәмте авылы почта бүлекчәсе (155%) - бүлекчә җитәкчесе Любовь Юдичева, Тенеш поселогы (148%) - Валентина Козлоав һәм Сөйки авылы (130%) - Галина Заикина аеруча актив булды. Кирельск, Келәнче, Каратал һәм Иске Барыш элемтә бүлекчәләре алдынгылардан әллә ни калышмый. Затон һәм Кама Тамагы бүлекчәләре начар эшли. Язылу кампаниясе тәмамланырга ике атнадан артык вакыт бар һәм вакытлы басмага язылырга теләүчеләр моны эшләргә өлгерерләр дип ышанып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев