Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Социаль контракт планнарны тормышка ашырырга ярдәм итә

Бер ел элек Рамил Ямалиев социаль яклау бүлегендә социаль контракт төзеде.

Моннан тыш, күп балалы әти кече һәм урта бизнес субъектларына ярдәм итү буенча муниципаль программадан файдаланган, бу башлангыч чорда җитештерү биналарын арендалауда экономияләү мөмкинлеге бирә.

Узган атнада без Рамилнең цехында булдык.

Олы Карамал авыл җирлеге башлыгы Эдуард Байдамшин биргән кышкы фотоларда Рамил Ямалиев ярдәмчесе белән бергә поддоннар өеме янында төшкән. Аңа карап, кеше контракт суммасын эшләп бетерер өчен тырыша дигән уй барлыкка килде. Ләкин барысы да алай булып чыкмады.

Бу ел эчендә цех яңа җиһазлар белән тулыланган, Рамилнең дә ярдәмчеләр төркеме зурайган. Җирле ир-атлар эшне тансыклаганнар һәм эшмәкәргә сүз белән дә, эш белән дә рәхәтләнеп ярдәм итәләр.

- Бизнес-план буенча мин сатып алган беренче станок – тасмалы пилорама. Бу алты метрлы машина, без бүрәнәләрне лафетларга кисәбез. Калдыкларны горбыль станогында эшкәртәбез. Горбыль тара тактасы ясау өчен кабат эшкәртүгә китә. Эш өчен циркуляр пычкы һәм бүрәнә башын кисү станогы сатып алдым. Мин һәр тапкыр остаханәләргә йөрдем, станокның функцияләрен өйрәндем. Нәтиҗәдә дүрт станокта эшләүне үзләштердем.

Бу стойкада без пневмопистолет белән такталарны бәреп, рамнар ясыйбыз, монда борыслар әзерлибез, икенче стойкада рамнарны һәм борысларны бәрәбез. Монда пневмопистолет та куәтлерәк.

Заказлар күп, һәм мин үз җиһазларым белән ай саен 800 аскуйма ясый алам. Фурага 600 аскуйма сыя, шуңа күрә машинаны өч атна эчендә тутырабыз. Минем бурычым – айга 2500 аскуйма җитештерү, ягъни заказчыга өчәр фура җибәрү. Ләкин автоматика белән идарә ителә торган заманча станокларга көчем җитми. Әлегә минем андый керемнәрем юк.

Икенче проблема – җитештерү калдыклары. Цехта пычкы чүбе бик күп җыела, аны без сата алыр идек, әмма әлегә кая сатасын белмибез. Икенче яктан, пычкы чүбен икенчел эшкәртүгә кертү һәм аннан шул ук беркетү өчен борыслар ясау мөмкинлеге бирә торган заманча пресслау станоклары бар. Беренчедән, прессланган борыс күпкә көчлерәк, ул ярылмый һәм кадакларны ышанычлырак тота. Икенчедән, бу – агачны экономияләү һәм калдыксыз җитештерү була. Әмма мондый станок миллион сумнан артык тора. Шуңа күрә мин аскуймалар җитештерүгә инвестиция кертергә әзер булган инвестор эзлим. Өстәмә җиһазлар ярдәмендә минем цех яңа җитештерү дәрәҗәсенә чыгачак.

Ләкин бу күләмнәргә карамастан, мин бер ел элек социаль контракт төзеп, үзем өчен эшли башлаганыма шатмын. Барысын да булдырачагыма һәм эшнең үсәчәгенә ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев