Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Социаль контракт планнарны тормышка ашыра

Рамил Ямалиев тумышы белән Апастан, тугыз ел элек тормыш иптәше белән безнең районга күчеп килгәннәр һәм Кече Карамалда йорт сатып алганнар.

Гаиләдә өч бала туган, тора-бара гаилә башлыгы үз эшен ачарга карар иткән. Ул үзмәшгуль буларак теркәлгән һәм социаль контракт төзү өчен социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать иткән.

– Бүгенге көндә җан башына уртача айлык керемнәре яшәү минимумыннан азрак булган үзмәшгуль гражданнар үз эшләрен үстерүгә 250 мең сум акча алу мөмкинлегенә ия, - диде социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлназ Сафина.

Барысы да гражданин төзегән һәм комиссиягә тикшерүгә тапшырылган бизнес-планга бәйле. Социаль контракт 9 айга төзелә, бу вакыт эчендә үзмәшгуль гражданин үзенең бизнес-планын үстерә һәм башкарган эше хакында хисап тота.  Ләкин шуннан соң да ул үз эшен кимендә тагын бер ел дәвам итәргә тиеш.

Рамил Ямалиев, пилорама ачып, аскуймалар ясарга керешә, сүз уңаеннан, аларга бүгенге көндә ихтыяҗ зур.

– Цех өчен бина эзли башлагач, миңа Олы Карамал авыл җирлеге башлыгы Эдуард Байдамшинга мөрәҗәгать итәргә киңәш иттеләр. Бу авылда минем максатларга туры килә торган яхшы биналар бар булып чыкты. Җирлек башлыгы омтылышымны хуплады һәм миңа туры килгән, муниципаль милек буларак рәсмиләштерелгән складны тәкъдим итте.

 – Районда 2023 елга кадәр исәпләнгән кече һәм урта бизнес объектларына ярдәм программасы гамәлдә, ул үзмәшгульләргә дә туры килә, - диде җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Ирина Вязникова. – Үз эшләрен ачкан һәм муниципаль  бинаны арендага алган эшмәкәрләр беренче елда аренда түләвеннән азат ителә. Биш ел дәвамында аренда түләве елга 25 %ка арта. Әгәр эшмәкәр бинаны сатып алырга карар итсә, аренда чорында башкарылган барлык яңартылулар объект бәясен билгеләгәндә исәпкә алына.

– Социаль контракт буенча алган акчага яңа җиһазлар сатып алдым, - дип сүзен дәвам итте Рамил Ямалиев. –  Үзем эшләячәкмен, әлеге продукциягә заказ бирүче белән килешү төзелде. Барысын да дөрес эшләгәнмендер дип өметләнәм. Үз эшеңне ачу – бик җитди адым, әмма мин эштән курыкмыйм һәм үземне эшмәкәрлектә сынап карыйсым килә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев