Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Социаль фонд Татарстанда ана капиталыннан айлык түләү алу тәртибен аңлатты

2023 елда аз керемле гаиләләр өчен ана капиталы акчаларыннан айлык түләү 12,2 мең сумга кадәр җиткән. «Татар-информ»га биргән интервьюда бу хакта Россия социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр итте.

«2022 елда ана (гаилә) капиталы акчаларыннан айлык түләү суммасы 11,8 мең сум тәшкил итте, ә 2023 елның гыйнварыннан – 12,2 мең сум. Бу түләү индексацияләнми, ул яшәү минимумы күләменә бәйле. Бүгенге көндә Татарстанда гариза биргән 14 мең кеше ана капиталы акчаларыннан айлык түләүне рәсмиләштерде», – диде ул.

Вафин искәртеп узганча, аз керемле гаиләләр өчен ана капиталы акчаларыннан айлык акчалата түләү 2018 елда барлыкка килде. Түләү алу өчен гаризаны, икенче бала туганнан соң өч ел эчендә тапшырырга мөмкин.

Гаиләнең айлык түләүгә хокукы бармы-юкмы икәнен аңлар өчен, соңгы 12 календарь айда гаилә керемнәренең гомуми күләмен 12гә бүләргә, ул сумманы, икенче баланы да кертеп, гаилә әгъзалары санына бүләргә кирәк. Килеп чыккан сумма 2023 елда Татарстанда җан башына исәпләнгән яшәү минимумының икеләтә күләменнән артмаса, түләү билгеләнәчәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев