“Сочи – 2014”
28 февральдә Сөйки урта мәктәбеннән 6 сыйныф укучысы Екатерина Григорьева (җитәкчесе Алсу Шакирова) һәм Олы Кариле урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Алмаз Гареев (җитәкчесе Лилия Гареева) "Сочи -2014 каршылап" олимпия белеме системасы кысаларында урта гомумбелем бирү учреждениесе укучылары арасында үткәрелгән республика иҗат конкурсында катнаштылар. Алар иң күп балл җыеп читтән...
28 февральдә Сөйки урта мәктәбеннән 6 сыйныф укучысы Екатерина Григорьева (җитәкчесе Алсу Шакирова) һәм Олы Кариле урта мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Алмаз Гареев (җитәкчесе Лилия Гареева) "Сочи -2014 каршылап" олимпия белеме системасы кысаларында урта гомумбелем бирү учреждениесе укучылары арасында үткәрелгән республика иҗат конкурсында катнаштылар. Алар иң күп балл җыеп читтән торып үткәрелгән ике турдан үттеләр һәм олимпия комитеты тарафыннан Казанга "Сочи -2014 каршылап" конкурсына чакырылдылар. Алмаз III урынны яулады. Укучылар анда сертификатлар алды һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев