Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Скутерлар - куркыныч «уенчык»

Республикабызда балалар катнашындагы юл-транспорт травмасы борчулы булып кала.

Агымдагы елның 4 аенда шәһәр урамнарында һәм юлларда 16 яшькә кадәрле балалар һәм яшүсмерләр катнашында булган 130 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән. Нәтиҗәдә, 6 бала һәлак булган ( 4 пассажир, 2 җәяүле) һәм 137се төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган, узган елның шул чоры белән чагыштырганда балигъ булмаганнар катнашындагы ДТПлар саны 11,5 процентка арткан. Язгы-җәйге сезон башлану белән ике көпчәкле транспорт белән аварияләр саны арта. Беренче чиратта, бу балигъ булмаган велосипедчыларга һәм скутер йөртүчеләргә кагыла.
Узган елда республика юлларында 8 велосипедчы һәлак булган, 99ы төрле җәрәхәтләр алган. Зыян күрүченең һәр икенчесе - бала. Әлеге куркыныч саннар ата-аналарны уйланырга мәҗбүр итәргә тиеш. Әлеге фаҗигаләр сәбәбе - автомобиль юлында йөргәндә куркынычсызлык таләпләрен тупас бозу.
Ата-аналарның күбесе, яраткан балаларына скутерлар сатып алганда, җаваплылык, моның җитди нәтиҗәләргә китерүе хакында уйламый. Балалар куркынычны тоймаучы һәм төрле маҗаралар яратучылар.
2008 елның маенда лаеш районында аяныч ДТП була. Балалар утырган скутер КамАЗ астына барып керә. Өч яшьлек пассажир вакыйга булган урында ук вафат була, 12 яшьлек йөртүче авыр тән җәрәхәтләре ала. Бала дүрт ел инде комада. Чистайда да мотоцикл пассажиры - бала һәлак булу мисалы бар. 29 апрельдә «Хонда» мотоциклы йөртүче куркынычсыз тизлеген алмыйча, идарәне югалта һәм бордюрга килеп керә, мотоцикл агачка бәрелә. Шофер улы - 12 яшьлек пассажир ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасында вафат була (диагнозы - баш сөяге сыну).Двигатель куәте 50 куб, см.дан артып китмәгән, сәгатенә 50 км.дан артык тизлек җыя алмаган арзанлы скутерны ЮХИДИ бүлекчәләрендә теркәү таләп ителми, ә идарә итү өчен транспорт йөртү таныклыгы кирәкми.
Йөртүчегә ОСАГО полисы да кирәкми. Боларның барысы да илебезгә куркынычлы ике көпчәкле «уенчыкларны» күпләр кайтартуга сәбәп булды. кызганычка каршы, моңа ихтыяҗ зур булып чыкты.
РФ ПДД «Гомуми положениеләр»енең 1 бүлеге нигезендә мопед скутер кебек үк транспорт чарасы булып тора. Гамәлдәге закон нигезендә автоюлларда мопедка идарә итү өчен 16 яшь булырга тиеш. ПДД 24.3 пункты таләпләре нигезендә мопед йөртүче мотошлем кияргә тиеш. Киресенчә булганда, административ җаваплылык каралган - 500 сум күләмендә штраф салына.
Скутер яки мотоциклны туктаткан очракта 16 яше тулмаган йөртүчегә беркетмә языла, ул балигъ булмаганнар эше комиссиясенә җибәрелде. ПДН инспекторы исә яшүсмернең ата-анасына административ хокук тәртибе бозу турында беркетмә төзи. Әлеге маддә буенча балигъ булмаганнар комиссиясе карар чыгара - 500 сум күләмендә штраф яза. Узган елны җавапсыз ата-аналарга 383 материал тутырылган. Скутер яки мотоцикл махсуслашкан тукталышка куела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X