Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Шәһәр кешеләр өчен киңлек, тормыш өчен яшәү мәйданы”

22 сентябрьдә дөньяда «Шәһәр кешеләр өчен киңлек, тормыш өчен яшәү мәйданы" девизы астында автомобильсез көн билгеләп үтелә. Бу көнне миллионлаган кеше шәхси машиналарыннан файдаланмыйча, җәмәгать транспортына, велосипедларга утыра яки җәяү йөри. Акция автомобильләрнең әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтысы турында искәртә һәм кешеләрне альтернатив хәрәкәт чараларыннан файдаланырга этәрә. Татарстанда 2009 елдан башлап,...

22 сентябрьдә дөньяда «Шәһәр кешеләр өчен киңлек, тормыш өчен яшәү мәйданы" девизы астында автомобильсез көн билгеләп үтелә.

Бу көнне миллионлаган кеше шәхси машиналарыннан файдаланмыйча, җәмәгать транспортына, велосипедларга утыра яки җәяү йөри. Акция автомобильләрнең әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтысы турында искәртә һәм кешеләрне альтернатив хәрәкәт чараларыннан файдаланырга этәрә. Татарстанда 2009 елдан башлап, акцияләрдә ел саен 60 меңнән артык машина хуҗасы катнаша. Бу чарадан безнең район да читтә калмады. Каматамагылылар "Автомобильсез көн" акциясенә ничек карый соң? Без машина йортү хокукы булган районда яшәүчеләр арасында сораштыру үткәрдек. Сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, шәхси машина хуҗаларының яртысыннан артыгы бу көнне үз машиналарында йөрүдән баш тартырга җыенмыйм. Безгә түбәндәге җаваплар бирделәр: Эшем машина белән бәйле; әгәр машинага утырмасам, эшкә соңга калам; машина минем өчен хәрәкәт итү чарасы гына түгел, уңайлык һәм стиль». Куйбышев Затон штпда яшәүчеләрнең җаваплары түбәндәгечә: Альмира Винникова: «10 елдан артык велосипедта йөрим. Ул минем хәрәкәт итү чарасы да. Шушы еллар эчендә берничә велосипед алыштырдым. Әлеге транспорт төренә күчү фикере суднолар ремонтлау заводында эшләгәндә килде. Эш урыным ерак, ә эшкә соңга калырга ярамый, төшке ашка да өйгә кайтырга кирәк. Велосипедта йөрергә ирем күндерде, оныкларым да велосипедта йөри. Хәзер миңа 59 яшь, лаеклы ялда булсам да, велосипедта йөрергә яратам". Татьяна Завалова: "Миңа 66 яшь. Бала чакта велосипед турында хыялландым. Лаеклы ялга чыккач елгачылар бистәсенә күчендем һәм хыялым тормышка ашты. Үземдә көч табып, эшли башладым- училещеда физика, электротехника, металловидение укытам. Велосипед минем өчен хәрәкәт итү чарасы гына түгел, спорт белән шөгыльләнү дә. Велосипедта табигатькә чыгарга яратам, пляжга барам". Елгачылар бистәсендә велосипедта йөрүчеләр гадәти күренеш, ә менә район үзәгендә яшәүчеләр турында алай дип әйтеп булмый. Мәктәп укучылары сәламәт яшәү рәвешенә тартылып мәктәпкә кадәр велосипедта килә. Велосипедта хәрәкәт иткәндә акчаны янга калдырудан тыш, аның башка өстенлекләре дә бар, мәсәлән, кызыклы һәм керергә кыен булган урыннарга да аның белән эләгергә мөмкин. Һәркемне әлеге экологик хәрәкәткә кушылырга чакырабыз. Ике көпчәкле дустыгыз ярдәме белән һәрвакытта яхшы физик формада һәм күтәренке кәефтә булырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев