Шәпкәдә мәчет ачылды
Шимбә көне,27 сентябрьдә, Шәпкә авылында яңа мәчет ачу тантанасы булды. "Мәчетле авыл, "мин монда" дигәндәй, ерактан ук күренеп тора, мәчет манарасы маяк сыман сиңа юл күрсәтә, мәчетле авыл яныннан үтеп китүе җанга тынычлык бирә". Бу безнең күренекле якташыбыз язучы-драматург Туфан Миңнуллин сүзләре. Ул аларны "Кылган гамәлең нинди?" дигән мәкаләсендә язып...
Шимбә көне,27 сентябрьдә, Шәпкә авылында яңа мәчет ачу тантанасы булды.
"Мәчетле авыл, "мин монда" дигәндәй, ерактан ук күренеп тора, мәчет манарасы маяк сыман сиңа юл күрсәтә, мәчетле авыл яныннан үтеп китүе җанга тынычлык бирә". Бу безнең күренекле якташыбыз язучы-драматург Туфан Миңнуллин сүзләре. Ул аларны "Кылган гамәлең нинди?" дигән мәкаләсендә язып калдырган. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән районыбызда яңа мәчетләр ачыла тора. "Авылыбызда мәчет юк иде. Ә авылны мәчетле итү хыялы кешеләребезнең күңелләрендә күптән сакланып килде. Заманында мәчет бинасын мәктәп иткәннәр иде. Менә шул бинаны сүтеп, иске мәчет нигезенә яңасын салырга уйлаштык "Өмә белән декабрьдә иске бинаны сүттек", дип сүзен башлады изге эшне башлап йөргән Равия Гомәрова. Эшләрне башлап җибәрү өчен, әлбәттә, акча кирәк. Равия шушы ук авыл егете тракторчы Линар Шәйхетдинов белән авылдашларына мөрәҗәгать итә. Алар башта һәр йорттан 2000 сум акча җыялар. Беркем дә каршы килми, мәчет салу турындагы хәбәр тиз тарала, читтә яшәүче шәпкәлеләр дә үз өлешләрен кертергә ашыгалар. Акча җыелгач, Шәпкә авылында туып-үскән Мәсгуть Шәрәфетдинов үзенең шәхси КамАЗында Линар Шәйхетдинов һәм Шамил Гомәров белән берлектә Мари Эльдан бура алып кайталар. "Агымдагы елның 21 маенда осталар яллап, төзелеш эшенә керештек, 21 июльдә ике ай эчендә Иман йортыбыз калкып чыкты. Беренче тапкыр мәчеттә Ураза гаете укылды, авылыбызга нур бөркелде. Мәчетне торгызу җиңел генә булды, дисәм, бер дә дөрес булмас. Әмма бу изге эшне күтәреп алучылар күп иде. Хәзер Казанда яшәүче авылыбыз кызы Зөлфия Гомәрова киңәшләре белән дә, акчалата да ярдәм итте. Районыбызның мөхтәсибе Галимулла хәзрәт Яруллин түбәне ябу өчен калай белән булышты. "Кама Тамагы" АХП директоры Айрат Нугаев 50 мең сум акча бирде. Авыл җирлеге башлыгы Исфан Шиһабиев авыл халкыннан акча җыюда башлап йөрде. Мәчетебез төзелеп бетеп, ачылуына сәбәпчеләр арасында мөселман кардәшләребез Казанның ООО "А -Элит- Групп" фирмасында эшләүче Илнур Кильмаков, Дамир Газизов, Рөстәм Әхтәриев бар. Алар 150 мең сумлык ярдәм күрсәтте. Мәчетне рәшәткә белән әйләндереп алуда районыбыз башлыгы Зөфәр Гарәфиев булышты. Башлап җибәргәндә үзенең киңәшләрен биргән, саваплы эшкә тотынырга өндәгән Казан яшәүче Газинур хәзрәт Кильмаковка һәмүз өлешен керткән һәркемгә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. "Кечкенә генә булса да, мәчетебез бөтен авылга нур сибеп тора. Иман йортыбыз буш тормасын иде, гыйбадәтләр кылынсын, динебез юлында йөрүчеләр артсын. Мәчет салынуга Равия һәм Шамил Гомәровлар, Линар Шәйхетдинов, Зөлфия Минһаҗева зур өлеш кертте. Авыл халкы аларга рәхмәтле. Казаннан Рузалия Йонысова 10 мең сум акчасын җибәрде. Ярдәм кулы сузучыларның барысын да санап бетереп булмый. Мәчетебез халык мәчете дисәк, бер дә ялгышмабыз,- дип үз фикере белән уртаклашты пенсионер Наҗия Гайнетдинова. "Күптәннән көтелгән мәчетебез ачылды. Көнозын күтәренке кәеф белән йөрдек. Мәчет тутырып өйлә намазын укырга насыйп булды. Азан тавышын авылдашларым күз яшьләрен сөртә-сөртә тыңлады. Мәчеттә Коръән китаплары, тәфсирләре, намазга өйрәнү, вәгазь китаплары- 100гә якын басма тупланды. Авылыбызда намаз укучылар бар. Иншә Алла, гыйбадәт йортыбыз булгач, аларның саны тагын да артыр"- диде югары дини белем алган, әлеге авылда туып-үскән Кама Тамагы мәчете имамы Раил Сабитов. Шимбә көне мәчет ачылышына күп кеше җыелды. Тирә-юнь авыллардан килүчеләр дә байтак иде. Әлеге вакыйга белән шәпкәлеләрне МР башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдан Шәйморзин, районыбыз мөхтасибе Галимулла хәзрә Яруллин котлады. Азан тавышы күп еллардан соң кабат шәпкәлеләрне намазга чакырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев