Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шәхси үрнәк күрсәтеп кенә...

Август ахыры. Кич белән күл яныннан кайтып киләм һәм шундый күренешкә тап булдым: эскәмиядә ике яшь әни сөйләшеп утыра, янәшәдә өч-дүрт яшьлек ике бала уйнап йөри. Шуларның берсе җирдәге пластик шешәне алып күлгә ташлады. - Алай ярамый,- дип кычкырдым мин. - Күлгә чүп ташларга ярамый. Ә сез ник дәшмисез, дидем...

Август ахыры. Кич белән күл яныннан кайтып киләм һәм шундый күренешкә тап булдым: эскәмиядә ике яшь әни сөйләшеп утыра, янәшәдә өч-дүрт яшьлек ике бала уйнап йөри. Шуларның берсе җирдәге пластик шешәне алып күлгә ташлады. - Алай ярамый,- дип кычкырдым мин. - Күлгә чүп ташларга ярамый. Ә сез ник дәшмисез, дидем мин әниләренә. Алар бер-берсенә карашып куйды. Минем белән сөйләшергә теләмәделәр, әмма балаларына кисәтү дә ясамадылар. Егерме ел элек ике баламны ияртеп мин дә шушы күл яныннан Ленин урамына сөт алырга чыга идек. Юлны кыскартыр өчен коляска белән такта тротуар аша атнага ике тапкыр йөрдем. Ул вакытта мондый төзекләндерелгән юллар юк иде. Хәтта такталар да бар җиргә дә салынмаган иде. Татар мәктәбе бинасы янәшәсеннән коры елларда гына үтәрлек, яңгыр явып китсә су янәшәдәге участокның коймасына кадәр җитә. Бик кыюлар гына койма яныннан үтә иде, калганнар Калинин урамы аша әйләнеп йөрде. Ә күлнең икенче ягында, юл гомумән юк иде. Хәзер күл тирәли брусчастка юл салынган. Анда балалар белән әниләр дә, өлкән яшьтәгеләр дә ял итә, сөйләшеп утыра. Яшүсмерләр роликларда йөри. Шунысы аңлашылмый, бу юл кемгә комачаулыйдыр? Көнчыгыш ягыннан юлны сүтә башлаганнар. Бүгенге көнгә 200дән артык кирпеч җитми. - Менә карагыз инде, ни эшлиләр бит,- ди "Кама Тамагы муниципаль берәмлек" башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ольга Шалдыбина. Фотога да төшереп алдым. Ярар, чүп-чарны теләсә кайда ташласыннар, әмма чүп савытын беркеткән җиреннән йолкып алып, чүбен юл өстенә түккәннәр. Күрәсең, пычракта яшәргә күнеккәннәр. Мәдәният йорты янындагы паркта да шундый ук хәл. Биредә көн саен җыештырып торуга карамастан, һәр иртә саен юл чүпле була. Күптән түгел генә булып узган гражданнар җыелышларында үз йортларыбыз тирәсен тәртиптә тотыйк, шул вакытта поселогыбыз да матурланачак, дигән чакыру яңгырады. Моңа өстәп шуны әйтәсе килә: үз йортларыбыз тирәсен чүпләмичә, җәмәгать урыннарын да чиста тотыйк, чит кеше хезмәтен хөрмәт итик. Тагын үз балаларыбызга күлгә генә түгел, барлык сулыкларга чүп-чар ташларга ярамаганлыгын аңлатыйк. Бу эшне өч-дүрт яшьтә башласак, бәлки унбиш яшьләрендә истә калдырырлар. Светлана Агафонова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев