Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сәгать уклары күчерергә онытмагыз

26 октябрьдә төнге сәгать 2дә сәгать укларын бер сәгать артка күчерәбез, шулай итеп "кышкы вакытка" күчәбез. Россия законы нигезендә киләчәктә сәгать укларын сезонлы күчерү каралмаган. Татарстан федерациянең 52 субъекты арасында 2нче вакыт зонасына керә - 11дән иң зурысы (Мәскәү вакыты). "Кышкы вакытка" күчү белән электр энергиясен исәпкә алуның күп функцияле,...

26 октябрьдә төнге сәгать 2дә сәгать укларын бер сәгать артка күчерәбез, шулай итеп "кышкы вакытка" күчәбез.

Россия законы нигезендә киләчәктә сәгать укларын сезонлы күчерү каралмаган. Татарстан федерациянең 52 субъекты арасында 2нче вакыт зонасына керә - 11дән иң зурысы (Мәскәү вакыты). "Кышкы вакытка" күчү белән электр энергиясен исәпкә алуның күп функцияле, шул исәптән ике тарифлы приборлары билгеләнгән техник параметрларга туры килмәячәк: алар тәүлек сәгатен һәм зонаны закон нормаларын бозып билгеләячәк. Куллану зонасын дөрес ачыклау өчен кулланучыларга андый счетчикларны яңадан көйләргә кирәк. Бу электр энергиясе кыйммәтләнүне булдырмаска ярдәм итәчәк. Электр счетчикларын көйләү өчен кулланучыларга район электр челтәренә яки эшчәнлекнең әлеге төре белән шөгыльләнүче башка оешмаларга мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк. Бу хакта "Татэнергосбытка" вакытында хәбәр итсәгез, сәгать укларын күчерү проблемасы булмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев