Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сезнең өчен эшлибез

Гасырлар дәвамында почта элемтәсе кешеләр арасында ышанычлы арадашчы булып тора. Кешеләр язмышын һәм йөрәген берләштереп аларга аралашу шатлыгы алып килә. Һәр ел саен июль аеның икенче якшәмбесендә Россия почтасы көне бәйрәм ителә. Бүгенге көндә Кама Тамагы почтамты составында 38 почта элемтәсе бүлекчәсе, 4 элемтә пункты, 3 киоск һәм ике кибет...

Гасырлар дәвамында почта элемтәсе кешеләр арасында ышанычлы арадашчы булып тора. Кешеләр язмышын һәм йөрәген берләштереп аларга аралашу шатлыгы алып килә. Һәр ел саен июль аеның икенче якшәмбесендә Россия почтасы көне бәйрәм ителә. Бүгенге көндә Кама Тамагы почтамты составында 38 почта элемтәсе бүлекчәсе, 4 элемтә пункты, 3 киоск һәм ике кибет эшли. Аларга 196 кеше хезмәт күрсәтә. Элеккеге кебек үк хат ташучы сумкасында хатлар, газета-журналлар һәм башка корреспонденция тутырыла. Әмма тормыш алга бара һәм бүген почта хезмәткәрләре элемтәнең яңа төр хезмәтләрен тәкъдим итә.

- Без бүген үз клиентларыбызга электрон акча күчерү хезмәте тәкъдим итәбез, энергосбыт, газ участогы, коммуналь хезмәтләр, РУЭС белән элемтә бүлеге аша исәп-хисап ясау мөмкинлеге бирәбез,-ди Кама Тамагы почтамты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илнур Мингалиев. -Билгеле бер вакытка җибәрелгән заказлы хат, бандероль яки посылканың кайдалыгын билгеләү мөмкинлеге бар. Без шулай ук авиа һәм тимер юл билетлары, лотерея билетлары, кәрәзле телефоннар, сим-карта сатабыз. Кәрәзле элемтә операторлары челтәренә тоташу, счет тулыландыру мөмкинлеге дә бар. Керемне арттыру максатларында төрле товарлар да сатабыз (юу чаралары, шампунь, сабын, табак-савыт, йомшак уенчыклар, концелярия товарлары), өйгә дә китереп бирәбез. Хезмәтнең бу төре үзәктән читтә яшәүче пенсионерлар арасында аеруча популяр.

Бүгенге көнгә Кама Тамагы почтамты агымдагы елның икенче яртысына вакытлы матбугатка язылу кампаниясен төгәлләде. - Почта элемтәсе бүлекчәсе җитәкчеләре арасында да, хат ташучылар арасында да яхшы хезмәткәрләребез күп. Мәсәлән, Сөйки почта бүлекчәсе җитәкчесе Людмила Заикинаның бу өлкәдә хезмәт стажы зур; Караталдан хат ташучы Хәмдия Байтимерова, Кама Тамагы почта элемтәсе операторы Гаянэ Скудина адресына күп кенә яхшы сүзләр ишетергә мөмкин. Барлык хезмәткәрләрне дә һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәм. Аларга иминлек, эшләрендә уңышлар, барлык хыялларының тормышка ашуын телим,- дип йомгаклады сүзен Илнур Альберт улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев