Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сездән ярдәм көтәбез

Безнең газета редакциясенә ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Хәтер китабы редакциясеннән хат килде. Анда мондый юллар бар: «Хәзер без интернетта түбәндәге мәгълүматны таптык: элеккеге Тәмте районы Каратал авылыннан 1919 елның 25 октябрендә туган Зарипов Салават Зариф улы 1941 елның 26 июнендә пленга эләгә, У III-E (308) немец лагерына җибәрелә һәм 1941...

Безнең газета редакциясенә ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Хәтер китабы редакциясеннән хат килде. Анда мондый юллар бар: «Хәзер без интернетта түбәндәге мәгълүматны таптык: элеккеге Тәмте районы Каратал авылыннан 1919 елның 25 октябрендә туган Зарипов Салават Зариф улы 1941 елның 26 июнендә пленга эләгә, У III-E (308) немец лагерына җибәрелә һәм 1941 елның 8 ноябрендә үлгән. Әсиргә төшүчеләрнең карточкаларын тутырганда аларны немец теленнән тәрҗемә иткәндәге ялгышларны исәпкә алып, сүз сезнең якташыгыз турында бара дип уйлыйбыз".
Әгәр бу кеше турында белүчеләр булса (шул кешенең булуы мөһим һәм монда сүз фамилиядәшләр турында бармый микән) хәбәр биреп, төгәллекләр кертсеннәр иде. Безнең редакция белән телефон аша элемтәгә керергә яки хат язарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев