Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сез иң күркәм кеше икәнсез

Октябрь аеның беренче якшәмбесендә без традицион рәвештә укытучыларны һәм мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрнең барысын да һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Укытучы хезмәте җиңел түгел, шул ук вакытта ул дөньяда иң кызыклы, хөрмәтле һәм таләп ителгән һөнәрләрнең берсе. Бу көнне һәркайсыбыз бер минутка гына булса да уйланып беренче укытучысының тормышны никадәр үзгәртүен күз...

Октябрь аеның беренче якшәмбесендә без традицион рәвештә укытучыларны һәм мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрнең барысын да һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Укытучы хезмәте җиңел түгел, шул ук вакытта ул дөньяда иң кызыклы, хөрмәтле һәм таләп ителгән һөнәрләрнең берсе. Бу көнне һәркайсыбыз бер минутка гына булса да уйланып беренче укытучысының тормышны никадәр үзгәртүен күз алдына китерә ала һәм алар турындагы хатирәләр бүген дә күңелләрдә саклана. Бәйрәм алдыннан без Тәмте урта мәктәбенең химия укытучысы Ләлә Илгизәр кызы Алексеева белән очраштык. Аның турында күптән язарга теләсәк тә ничектер җае чыкмаган иде. Узган ел фәнни-тикшеренү эшләре буенча район конкурсында башкалар белән берлектә аның укучыларының да эшләре тәкъдим ителде. Ләлә Илгизәр кызы кызыклы мәгълүматлар белән чыгыш ясады. Аның аңлату формасы, конкурста катнашучыларны кызыксындыруы, тикшерү процессында актив чыгыш ясавы һәркемнең игътбиарын җәлеп итте. Шушы тыйнак, эрудицияле ханым кызыклы әңгәмәдәш тә, изге куңелле кеше дә. - Ләлә Илгизәровна, сез укытучы һөнәрен ничек сайладыгыз, бу эшкә ничек килдегез? - Әнинең кыз туганы һәм аның ире Фәүзия Идрис кызы белән Галимулла Шакир улы Шакировлар Олы Кариле мәктәбе ндә эшләделәр. Кыз вакытта мин аларда еш кунакта була идем. Укытучы һөнәренә карата мәхәббәт аларга карап уянгандыр, мөгаен. Миңа күпләр синнән яхшы табиб чыгар, дип әйтте. Ә мин уйлап та тормыйча педагогия институтына укырга кердем. Ләлә ханым үзенең беренче тапкыр Казан мәктәбендә практика үткәнен дә искә алды: "Казанның 11 нче мәктәбенә химия дәресенә кердем, сыйныфка килеп керүгә аяк астында идән убылып киткән кебек булды. Күз алларым караңгыланды. Хәзер мин бер укучыга карап барлык сыйныфны күрәм. Болар барысы да тәҗрибә аша килә. Әлбәттә, таныш яки таныш булмаган аудитория каршына чыкканда хәзер дә дулкынланам. Моны гадәти хәл дип саныйм". - Сезнең өчен иң мөһиме фәнне укытумы, яки укытучы-тәрбияче булумы? - Минем өчен иң мөһиме укытучы-тәрбияче булу. Укытучы өчен иң мөһиме- эшләргә теләү һәм эшли белү. Системалы укыту. Миңа сигезенче сыйныфтан укучылар килә. Һәм аларны алгоритмнар нигезендә эшләргә өйрәтәм, бу аларга киләчәктә бик ярдәм итә. Яңа технологияләр: интернет, мультимедияле җиһазлар кулланып белем бирүнең сыйфатын үзгәртү турындагы сорауга укытучы болай диде. - Яңа технологияләр барыннан да элек укыту процессын җиңеләйтә. Әгәр системалы хезмәт, базалы белем дәрәҗәсе юк икән, алардан файда аз. Яңа программаларга килсәк, алар барысы да алгоритмлы, бүгенге көндә балалар күп мәгълүмат ала. Сыйфатлы мультимедия программалар фикерләү сәләтен үстерә. - Ләлә Илгизәровна, сезнең эшегездә төп юнәлеш нинди? - Барыннан да элек балаларны яратырга, хөрмәт итәргә, беркайчан да төшенкелеккә бирелмәскә кирәк. Кайчакта тавышны күтәреп сөйлисең, ә кайчакта аны киметергә, "чигенергә" дә туры килә. Укытучы һәрчак укучылар фикерен исәпкә алырга, әмма шул ук вакытта таләпчән дә булырга тиеш. Иң мөһиме- үз эшеңне ярату. Мин үземнең һәм гаиләм тормышын мәктәпкә багышладым һәм моның өчен якыннарыма рәхмәтем чиксез. Бишенче ел инде Тәмте урта гомуми белем бирү мәктәбе Казанның КНИТУ (КХТИ) белән хезмәттәшлек итә. Тәмте урта мәктәбе базасында ике республика семинары үткәрелде, мәктәпнең берничә укучысы "Идел буе зур химиясе" конкурсында катнаша. Ләлә Илгизәр кызы укучылары район һәм республика конкурсларында, олимпиадаларында җиңү яулый. - Без КНИТУда еш кунакта булабыз, конференцияләр, консультацияләргә барабыз. Мин химия буенча укытучыларның республика советы составында,-ди педагог. Югары уку йорты һәм мәктәпнең тыгыз хезмәттәшлеге үзенең нәтиҗәләрен бирә: узган ел шушы югары уку йортына 5, агымдагы елда 2 укучы укырга кергән. Ләлә Илгизәр кызы химиядән БДИ җавапларын тикшерү буенча республика фән комиссиясе эксперты, олимпиада һәм конкурс эшләрен тикшерү буенча район комиссиясе рәисе, химия укытучыларын аттестацияләү буенча экспертлар төркеме рәисе, укытучыларның методик осталыгын үстерү берләшмәсе җитәкчесе. Агымдагы елда тәҗрибәле һәм хөрмәткә лаек, 35 ел хезмәт стажы булган укытучыга "Татарстан Республикасының атказанган укытучысы" исеме бирелде. хезмәттәшләре һәм җитәкчелек аның хезмәтен лаеклы бәяли. Бу талантлы һәм хезмәт сөюче кеше өчен әһәмиятле. Әмма укытучыга аеруча укучыларының яратуы һәм аларның шушы фәннән төпле белем күрсәтүе мөһим. - Ләлә Илгизәровна, 90 нчы еллардагы укучылар белән хәзерге укучыларның аермасы бармы? - Бүгенге көн балалары аралашучан һәм җитез. Бу бик яхшы. Бүгенге көндә укучылар белән укытучы партнерларча тиң шартларда әңгәмә алып барырга тиеш. Хәзерге балалар без өлкәннәргә караганда, техниканы, компьютерны яхшырак белә һәм аларның белем чыганаклары 90 нчы еллардагы яшьтәшләренә караганда күбрәк. Әңгәмәбез вакытында укытучының укучыларына, үз һөнәренә карата мәхәббәте сизелеп торды. Һәр хатын-кызның тормышында балаларга, гаиләсенә, туганнарына мәхәббәт булырга тиеш. Әгәр кеше мәхәббәт белән яши икән, ул аны әйләнә-тирәдәгеләргә дә өләшә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев