Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сертификатлар тапшыру

Кичә муниципаль район башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә ана капиталы сертификатлары тапшыру тантанасы булды. Тантанага районның иң нәни гражданнары белән Морадимовлар, Касыймовлар, Хәйруллиннар, Шәйбулатовлар, Лотфуллиннар, Мөхәммәтшиннар, Мирашниченко, Шеяновлар, Айтугановлар гаиләләре килгән иде. Сертификат алучылар Куйбышев Затон штп, Кама Тамагы штп, Варварино, Кече Бортас һәм Красновидово авылларында яшиләр. Күптән түгел генә дөньяга...

Кичә муниципаль район башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә ана капиталы сертификатлары тапшыру тантанасы булды.
Тантанага районның иң нәни гражданнары белән Морадимовлар, Касыймовлар, Хәйруллиннар, Шәйбулатовлар, Лотфуллиннар, Мөхәммәтшиннар, Мирашниченко, Шеяновлар, Айтугановлар гаиләләре килгән иде. Сертификат алучылар Куйбышев Затон штп, Кама Тамагы штп, Варварино, Кече Бортас һәм Красновидово авылларында яшиләр. Күптән түгел генә дөньяга килгән сабыйлар гаиләгә шатлык китереп кенә калмыйча, җәмгыятьнең яшь гражданнары да булды.
Катнашучылар алдында котлау сүзе белән МР башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин чыкты.
Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Илмир Гыйлметдинов ана капиталын файдалану мөмкинлекләре белән таныштырды.
Муниципаль район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Халикова бәхетле ата-аналарны котлап, аларга сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм бәхет теләде. "Дәүләт кайгыртуы эзсез узмас, ул хатын-кызлар йөрәгендә яклау табар һәм районда демографик хәлне яхшыртырга мөмкинлек бирер, дип ышанам", - диде Елена Тудимир кызы.
Ахырдан кунакларның барысына да истәлекле бүләкләр, пенсия фондыннан мәгълүматлар буклеты, шулай ук район яшьләр эше һәм спорт бүлегеннән истәлек бүләкләр тапшырылды.
Бүгенге көнгә ана капиталы сертификатын районда яшәүче 75 гаилә алган, ә узган ел мондый дәүләт яклавын 74 гаилә алган булган.
2013 елда ана капиталы 408960 сум 50 тиен.
"Без барлык гаиләләргә дә иминлек, тынычлык, уңайлыклар телибез, кайгы-борчулар артта калып, йортыгызга шатлык кына килсен", - диде Газинур Әүхәт улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев