Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сертификатлар тапшырылды

Mуниципаль район башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә агымдагы елда беренче тапкыр тантаналы шартларда ана капиталына сертификатлар тапшырылды. Бу юлы сертификат алырга Кама Тамагы штп, Куйбышев Затон штп, Кирельск, Олы Карамал авылында яшәүче аналар килгән иде. Яңа туган сабыйлар Вәлиевлар, Эскаевлар, Сафиннар, Захаровлар, Дәүләтшиннар гаиләләрен тулыландырган. Тантанада катнашучыларга җылы котлау сүзе белән...

Mуниципаль район башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә агымдагы елда беренче тапкыр тантаналы шартларда ана капиталына сертификатлар тапшырылды.

Бу юлы сертификат алырга Кама Тамагы штп, Куйбышев Затон штп, Кирельск, Олы Карамал авылында яшәүче аналар килгән иде. Яңа туган сабыйлар Вәлиевлар, Эскаевлар, Сафиннар, Захаровлар, Дәүләтшиннар гаиләләрен тулыландырган. Тантанада катнашучыларга җылы котлау сүзе белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдан Шәйморзин чыкты. Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Илмир Гыйлметдинов РФ законнары белән расланган ана капиталын куллану мөмкинлекләре белән таныштырды. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Халикова бәхетле ата-аналарны тәбрик итеп, аларга гаилә бәхете, иминлек теләде. Район яшьләр эше һәм спорт бүлеге вәкиле Александр Кочетков изге теләкләрен җиткерде. Очрашуда катнашу-чыларның барысына да истәлекле бүләкләр, шулай ук Пенсия фонды идарәсе буклетлары тапшырылды.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев