Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сөбханалла!

Хәрәкәттә-бәрәкәт, ди халык мәкале озын гомерле, сәламәт булуның сере дә әнә шундадыр, мөгаен. Район үзәгендә яшәүче Фәйзрахман ага Саттаров бер дә эшсез тора алмый. Аны һәрвакыт кулына чүкеч, балта тоткан һәм нәрсәнедер каккан, төзәткән килеш күрәсең. Бу юлы биек баскычка басып, өй кыегы буяганда фотосурәткә төшердем. Сөбханалла, шул кадәр дә...

Хәрәкәттә-бәрәкәт, ди халык мәкале озын гомерле, сәламәт булуның сере дә әнә шундадыр, мөгаен.

Район үзәгендә яшәүче Фәйзрахман ага Саттаров бер дә эшсез тора алмый. Аны һәрвакыт кулына чүкеч, балта тоткан һәм нәрсәнедер каккан, төзәткән килеш күрәсең. Бу юлы биек баскычка басып, өй кыегы буяганда фотосурәткә төшердем. Сөбханалла, шул кадәр дә тәмен табып, пөхтә итеп эшли, менә кемнән үрнәк алырга кирәк безгә! Агымдагы елда 88 яшен тутыра юкса. "Балалар, оныклар да бар эштә ярдәм итә, кайгыртып тора. Тик үзем дә картларча кыбырдарга яратам,-ди бабай елмаеп. Эштән туктау- яшәүдән туктау ул. Рәхмәт төшкере әнә, карчыгым да гел мактап, үсендереп тора, ди эскәмиядә утыручы Мөшәрәфә апага ишарәләп. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, аларның йортлары берничә ел рәттән район үзәгенең иң матур йорты дип билгеләп үтелде. Дөньябыз әнә шундый тиктормас, эшчән һәм сөйкемле өлкәннәребез белән ямьле дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев