Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Санитар чистарту айлыгы башланды

Узган атнада ТР Министрлар Кабинетында муниципаль берәмлек территорияләрен санитар чистарту буенча ике айлык әзерләү һәм үткәрү мәсьәләсенә багышланган чираттагы видеоконференция үткәрелде. Март ахырына видеомониторинг нәтиҗәләре буенча республикада барлыгы 132 зур санкцияләнмәгән чүплек ачыкланган. Район территориясендә андый чүплекләр ачыкланмаган. Республиканың 16 районында шушы көнгә кадәр территорияләрне санитар чистарту схемасы юк. Районда...

Узган атнада ТР Министрлар Кабинетында муниципаль берәмлек территорияләрен санитар чистарту буенча ике айлык әзерләү һәм үткәрү мәсьәләсенә багышланган чираттагы видеоконференция үткәрелде.

Март ахырына видеомониторинг нәтиҗәләре буенча республикада барлыгы 132 зур санкцияләнмәгән чүплек ачыкланган. Район территориясендә андый чүплекләр ачыкланмаган. Республиканың 16 районында шушы көнгә кадәр территорияләрне санитар чистарту схемасы юк. Районда андый схема эшләнгән. Брифингка санитар чистартуның төп күләмен май бәйрәмнәренә кадәр башкарып чыгару кирәклеге әйтелде. "Халык контроле" һәм "Мәктәп эко-патруле" электрон сервислары ике айлык вакытында чисталык һәм тәртип булдыруга ярдәм итәчәк. Аларга санкцияләнмәгән чүплекләр, территоряиләр торышында мәгълүматлар кереп торачак. Мәсәлән, "халык контроле"нә ел башынна югарыда телгән алынган характердагы 747 заявка кергән инде. Ике айлык вакытында шулай ук территорияләрне яшеләндерү акцияләре үткәреләчәк. 25 апрельдә республикада Бердәм урман утырту көне була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев