Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шәмнәрдә өй җылысы

Йомгаклау сессиясендә без «Салават күпере» балалар бакчасы хезмәткәрләренең окоп шәмнәре ясарга керешүе турында белдек.

– Илебезне яклаучылар өчен файдалы булырга телибез. Аңа кадәр гуманитар ярдәм җыюда катнашкан идек һәм Затонда маскировка челтәрләрен үрергә ярдәм иттек, бу юлы тәрбиячеләр окоп шәмнәре ясарга тәкъдим итте, - диде балалар бакчасы мөдире Гөлнара Гыймадиева. - Коллективыбыздагы кайбер хезмәткәрләр өчен бу уртак эштә катнашу гына түгел, күпләренең якын кешеләре хәзерге вакытта махсус операция зонасында хезмәт итә.

Тәрбиячеләр окоп шәмнәре ясау технологиясен YouTube-тан тапканнар һәм шунда ук учреждениедә эшкә керешкәннәр. Балаларның әти-әниләре калай банкалар алып килгән, ә парафинны тәрбиячеләр үз хисапларына сатып алган. Шулай итеп, балалар бакчасында чын окоп шәмнәре җитештерү эше җәелдерелгән.

Педагог Гөлназ Хәсәнова сүзләренчә, эш катлаулы түгел һәм күп вакыт таләп итми.

– Ике көн эчендә без 87 шәм ясадык, - ди Гөлназ Инсаф кызы. - Беренче көнне барлык материалларны әзерләдек: банкаларны ризык һәм этикетка калдыкларыннан чистарттык, юдык, киптердек һәм төпләренә катыргы салдык. Фитильне әкәм-төкәм, йолдызчык яки гармун рәвешендә әйләндерәсе урынга без аны аркылы-торкылы куйдык. Мондый киңәшне махсус операциядә катнашучылар бирде. Катыргы салуның башка вариантларының нәтиҗәсе түбәнрәк булып чыкты. Шуңа күрә  үз эшебездә нәкъ менә шушы ысулны куллана башладык. Икенче көнне парафинны эреттек һәм сыек хәлгә килгәч, аны әзер банкаларга агыздык. Һәр шәм тышына без солдатларга чын күңелдән теләкләребезне яздык.

Нәтиҗәдә балалар бакчасы хезмәткәрләре окоп шәмнәреннән торган чын посылка әзерләп, аны волонтерларга тапшырган. Бу окоп шәмнәре сугышчыларны гына түгел, аларның күңелләрен дә җылытыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев