Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Салымнар көннән-көн арта

1 декабрьдән түләнмәгән салымнарга көн саен пенялар исәпләнәчәк.

28 ноябрьгә районда салым җыемнары буенча түләнмәгән салымнар күләме 4 миллион сум тәшкил иткән. Бу датага физик затлар милкенә исәпләнгән салымнарны җыю - 72 %, җир участокларына салынган салымнар 66%. Бу җыемнар авыл җирлекләре бюджетларын тулыландыра. Салымнар азрак җыелган саен, торак пункт киләсе елда мөһим мәсьәләләрне дә азрак хәл итәчәк.

- Авыл җирлекләреннән милек салымнарын җыю буенча - Осинники, Яңа Сала, Балтач авыл җирлекләрендә, җир салымы буенча – Кирельский һәм Олы Салтык авыл җирлекләрендә яхшы эш башкарылуын билгеләп үтәргә кирәк, - дип газетага хәбәр итте финанс-бюджет палатасы рәисе Марина Ногманова. – Милек салымнарын җыю буенча иң түбән күрсәткечләр – Тәмте, Иске Барыш һәм Кече Салтык авыл җирлекләрендә, җир салымы буенча – Кама Тамагы, Затон һәм Тәмте  җирлекләрендә.

"Үзара салым" программасы буенча кулланылмаган акчалар киләсе елга күчми.

Марина Ногманованың тагын бер хәбәре авыл җирлекләре башлыкларын уйланырга мәҗбүр итте. Декабрь башына районда үзара салым буларак җыелган 3,5 миллион сум акча кулланылмаган. 

- Дүрт җирлектә кулланылмаган акчаларның иң зур суммасы Иске Казиле авыл җирлегендә - миллион сумга якын, Сөйки авыл җирлегендә – 600 мең, Красновидово һәм Олы Кариле авыл җирлекләрендә 500 әр мең сум.

Редакция җирлек башлыклары белән элемтәгә керде һәм акчаларны куллануга бәйле хәлләр торышын ачыклады.

-Планлаштырылган эш сыйфатлы итеп һәм вакытында башкарылды, - диде Иске Казиле авыл җирлеге башлыгы Илдус Сәгъдиев. - Документларны рәсмиләштерәсе генә калды, без шуның белән шөгыльләнәбез дә. Моннан тыш, акчаларның бер өлеше кышын юлларны карап торуга һәм урамнарда чыршыларны Яңа ел уңаеннан бизәүгә тотылачак.

-Декабрьдә юлларны тәртиптә тоту өчен 150 мең сум акча бүлеп бирдек, ул ай дәвамында кулланылачак, – дип хәбәр итте Красновидово авыл җирлеге башлыгы Александр Болтаков. - 350 мең сумга планлаштырылган эш башкарылды, хәзер документларны әзерлибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев