Салым декларацияңне тапшырдыңмы?
Татарстанда физик затлар 2021 елдагы керемнәре турында быелның 4 маена кадәр 3-НДФЛ формасындагы декларацияләрен салым органнарына тапшырып бетерергә тиеш.
Салымны түләү фарыз
Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстан буенча федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин:"Салым түләнелмәгән очракта, түләнергә тиешле салымның 5 проценты күләмендә ай саен штраф языла башлый",- дип кисәтте.
Татарстанда 600 меңнән артык кешенең салым түләүләрдә бурычлары бар, бу - 2,4 миллиард сум. Узган елдагы акча керемнәре турында ел башыннан 200 мең кеше декларация тапшырган инде, тагын 70 мең кеше калган.
Декларацияне кемнәр тапшыра:
— күчемсез милек сатучылар;
— якын туганы булмаган физик заттан күчемсез милекне, транспорт чарасын, акцияләрне, өлешне яки пайны бүләк сыйфатында алучылар;
— аренда өчен физик заттан яки оешмадан бүләкләү алучылар;
— лотереядән 15 мең сумга кадәр отыш алучылар;
— Россиядән читтәге чыганаклардан керем алучылар;
— эшкуарлар, нотариуслар, адвокатлар.
Ике һәм аннан күбрәк балалы гаиләләргә салым ташламалары каралган.
Сатып җибәрелгән торак йорт, җир кишәрлеге бәясе 1 миллион сумнан артмаса, декларация тапшырасы түгел. Өч елдан артык милек хуҗасы булып тормаганда, бакча йортын, гаражны, машина урынын сатып җибәргән очракта, бәя 250 мең сумнан артмаса, шулай ук декларация тутыру кирәкми.
— Татарстанда 1 миллион 300 мең кеше “шәхси кабинет”тан файдалана. Декларацияне электрон рәвештә тапшыру уңайлы,-дип киңәш итте Марат Сафиуллин.
Федераль салым хезмәте (ФНС) сайтында “Декларация 2021” махсус компьютер программасы булдырылган.
13 процентны кайтару мәслихәт
— Татарстанлылар 2013 елда салым чигерүләрен (вычет) 3,8 миллиард сум күләмнәрендә кайтарып алган булса, 2021 елда әлеге сан инде 1,8 миллиард сумны тәшкил иткән.
— Дәүләт тарафыннан 13 процент күләмнәрендә салым чигерешләре алу мөмкин булган исемлек елдан-ел арта бара,-дип аңлатты бу саннарны Марат Сафиуллин.
— Фатир сатып алсаң, түләп укысаң яки дәвалансаң, шулай ук түләүле спорт-фитнес күнегүләренә йөрсәң, акчаның бер өлешен кире кайтарып була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев