Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Салават күпере» журналы нәни дусларына өр-яңа бүләк-буягыч әзерләде

Буягычлар «Буягыч. Кыргый хайваннар» һәм «Буягыч. Йорт хайваннары» дип аталган ике сериядә тәкъдим ителә.

«Зур, матур, мавыктыргыч татарча буягыч! Ул һичшиксез һәр баланың күңеленә хуш килер!», — дип хәбәр итә журналның матбугат хезмәте.
«Буягыч. Кыргый хайваннар» һәм «Буягыч. Йорт хайваннары» гади генә китаплар түгел! 
Алар ярдәмендә бала: 
•    йорт хайваннары һәм кыргый җәнлекләр дөньясы белән танышыр;
•    ябыштыргычлар үрнәгендә хайваннарны дөрес итеп буярга өйрәнер;
•    QR-кодлар аша видеолар карап, хайваннар турында кызыклы мәгълүматлар белер;
•    ябыштыргыч хәрефләрдән хайваннарның исемен җыеп, кече яшьтән хәреф танырга өйрәнер;
•    вак моторикасын һәм логик фикерләвен үстерер, игътибарын, иҗади һәм акыл эшчәнлеген арттырыр.

Буягычны түбәндәге сылтама аша алырга мөмкин — http://shop.tatmedia.ru/goods/Zhurnal-quot-Salavat-kupere-2?from=Yjg4&mod_id=275984233

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X