"Салават белән бик күп еллар дәвамында дус-тату булып яшибез. Аның тормыш иптәше Ләйсән Зөлфия белән бергә укыды. Никах мәҗлесе бик күңелле узды. Анда ике якның да бары тик якыннары, туганнары гына чакырылды", дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Җәвит Шакиров.
31 декабрь - Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар өчен икеләтә бәйрәм көне. Бүген алар кодагыйларының 55 яшьлек юбилеенда бәйрәм итәчәк, аннан соң исә бергәләшеп Яңа елны каршы алырга җыеналар.
Нет комментариев