Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сәламәтлектән башка чибәр булып булмый...

Бу сүзләргә берәү дә каршы килмәс, мөгаен.

Безнең илдә нәфис гимнастика мәктәбе яхшы үсеш алган һәм күп кенә кызлар, аларның ата-аналары, Лондон олимпиадасында безнең гимнасткаларның чыгышларын карап, спортның бу төре белән шөгыльләнергә хыялланалар. Һәрбер кызның матур буласы килә, ә нәфис гимнастика - идеаль фигура формалаштыру һәм сәламәтлекне ныгыту мөмкинлеге.
Менә берничә ел инде Кама Тамагы штпдагы "Акчарлак" спорт сәламәтләндерү комплексы базасында нәфис гимнастика буенча ДЮСШ тренер-укытучысы Юлия Овезмамедова кызлар белән шөгыльләнә. Алар һәр концертта һәм бәйрәм чараларында үзләренең оригиналь номерлары белән чыгыш та ясый. Юлия Бердыевна спортның бу төре белән Төрекмәнстандагы гимнастика мәктәбендә алты яшеннән шөгыльләнгән. Спорт һәм урта гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлаганнан соң югары белемне спорт һәм туризм институтында ала. Үз эшен яхшы белгән, инициативалы Юлия Бердыевна 40 яшькә кадәр һәм өлкәнрәк хатын-кызлардан ике төркем җыеп фитнес белән шөгыльләнә. Аның фикере буенча, нинди яшьтә булуына карамастан, хатын-кыз үзен карап торырга тиеш һәм ул теләүчеләрне фитнес белән шөгыльләнергә чакыра.
-Нәфис гимнастика матурлык һәм грация белән ассоциацияләнә. Мин гимнастиканы бик яратам, чөнки бу спортның иң нәфис төре һәм безнең ил өчен милли горурлык предметы. Кызлар секциягә бик теләп йөри. Әмма биредә бик күп көч куярга, түземле булырга кирәк, без балалар бакчасыннан ук шөгыльләнә башлыйбыз, хәзер "өлкән" кызлар 6 сыйныфта инде. Чыгыш ясау өчен яңа костюмнар алырга җыенабыз,-дип үз планнары белән таныштырды Юлия Овезмамедова.
Ул үзендә тәрбиялә-нүчеләр янына ашыкты, чөнки аларның һәркайсы белән шөгыльләнергә, ярдәм итәргә кирәк.
Безнең гимнаст кызларыбыз һәм аларның остазларына уңышлар телибез. Алар һөнәри спортчылар булмаса да биредә үз көчләрен сынап карый алачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев