Саклый, кисәтә, тикшерә
Гражданнар җыелышларында куркынычсызлык һәм хокукый грамоталылык мәсьәләләре күтәрелә.
Авыл җирлекләрендәге халык җыеннарында участковыйлар чыгыш ясады.
Алар хокук бозулар статистикасын китерделәр, халыкны интернет аша янаган куркыныч һәм алдакчылар турында кисәттеләр.
Полиция хезмәткәрләре үзләренә тапшырылган участоклардагы оператив хәл турында сөйләделәр һәм полициянең терәк пунктлары турында искәрттеләр, анда һәр кеше үзен борчыган сораулар белән килә ала, телефоннан оператив рәвештә элемтәгә керү өчен үз контактларын бирделәр.
Апас юнәлешендәге 22 торак пункт өчен җаваплы Айдар Нәфыйгин узган ел участокта 12 җинаять кылынганын, 8енең ачылуын сөйләде. Тагын 4 җинаять аның тарафыннан шәхсән ачыкланган һәм ачылган. Шулай ук 43 административ хокук бозу очрагы теркәлгән. Айдар Марат улы теләсә нинди сораулар һәм вакыйгалар булганда, җинаятьчелеккә каршы бергәләп көрәшү өчен, авыл җирлеге башлыгына һәм шәхсән үзенә мөрәҗәгать итәргә чакырды.
Полициянең терәк пункты Олы Кариледә урнашкан. Участковыйның эше даими юл йөрүләр, профилактик эш белән бәйле: торак секторны карап чыгу, имин булмаган гаиләләргә, профилактик исәптә торучы затларның йортларына бару, әмма гражданнар белән эш итү өчен кабул итү сәгатьләре каралган. Тәртип саклау буенча икенче җәмәгать пункты Тәмтенең Яшьләр 1А урамында урнашкан. Анда шулай ук сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 17.00 дән 19.00 гә кадәр һәм шимбә көннәрендә 15.00 дән 16.00 гә кадәр гражданнарны кабул итү уза. Тәмте зонасының административ участогына хезмәт күрсәтүче полиция участогы вәкиле – Рамил Татлыбаев хәбәр иткәнчә, ул хезмәт күрсәткән участокта бер ел эчендә барлыгы 14 җинаять кылынган, тагын 9ын ул шәхсән ачыклаган һәм ачкан.
Рамил Радик улы халыкны дәшми калмаска һәм хокук бозулар турында хәбәр итәргә, Кама Тамагындагы Эчке эшләр бүлегенә 2-12-72 / 02 телефоны буенча яки шәхсән үзенә шалтыратырга өндәде.
Полиция хезмәткәрләре җинаятьләрнең күбесе исерек хәлдә башкарылуын билгеләп үтте. Участковыйлар алкоголь куллануның еш кына контрольсез гамәлләргә, беренче чиратта гаилә эчендә һәм күршеләр белән конфликтларга китерүен ассызыкладылар. Җинаятьләргә күз йоммаска, хокук бозулар турында әйтергә, уртак тырышлык белән аларны алга таба булдырмау буенча чаралар күрергә өндәделәр. Көчләү, гаиләдә газаплаулар турында еш кына сөйләргә оялалар, ләкин бу фаҗигале нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, ә полиция хезмәткәре белән әңгәмә, үз гамәлләре өчен җаваплылыкны аңлау кешене тынычландырырга һәм акылга китерергә, якыннарын якларга мөмкин.
Халыкның куркыныч яный торган тагын бер категориясе – балалар, аларны социаль челтәрләрдә төрле төркемнәргә җәлеп итәләр. Гомер өчен куркыныч уеннарда катнашырга тәкъдим итәләр, мисал өчен, балага, якыннарын кисәтмичә, бер тәүлеккә югалырга яки төнлә урамга чыгарга кушалар, интернеттагы кайбер төркемнәр үз-үзенә кул салуга чакыруларны ачыктан-ачык алга сөрә, ә балалар һәм яшүсмерләр чит йогынтыга тиз бирелә, фаҗигале хәлләр илдә ел саен була. Җинаятьчеләрнең очрашулар эзләп балалар белән язышкан очраклары да бар. Баланы алдап очрашуга чакырырга мөмкиннәр. Бу бик куркыныч хәл, әмма ата-аналар үз балаларын саклап кала ала, бары тик вакыт-вакыт интернетта баланың нинди төркемнәргә керүен, социаль челтәрләрдә кемнәр белән аралашуын тикшерергә кирәк һәм шикле элемтәләрне вакытында ачыклап, күңелсезлекне булдырмый калырга мөмкин. Әлбәттә, бала интернет челтәрендә чит кешеләр белән аралашу эзләмәсен, үзен борчыган сораулар белән якыннарына мөрәҗәгать итсен өчен гаиләдә ышанычлы мөнәсәбәтләр урнаштырырга кирәк...
Полиция хезмәткәрләре ата-аналарны сагайтырга тиешле билгеләрне атады: баланың кәефе һәм үз-үзен тотышы кискен үзгәрү, төнлә интернетка керү, төрле шикле биремнәрне үтәү һәм бу тема турында фикер алышырга теләмәү.
Алар барыннан да бигрәк алдакчылар корбаны булган өлкән яшьтәге кешеләрнең куркынычсызлыгына аерым тукталдылар. Полиция хезмәткәрләре пенсионерларның тупланма акчаларын үзләштерү өчен җинаятьчеләрнең еш очрый торган алдау ысулларын мисалга китерде. Алар үзләрен банк хезмәткәре дип таныштырып, өлкән кешеләрнең банк карталары мәгълүматларын белергә омтыла, янәсе, счеттагы акчага юкка чыгу куркынычы яный дип, аны башка счетларга күчерүне тәкъдим итәргә мөмкин, ә нәтиҗәдә кеше үз акчаларын җинаятьчеләргә тапшыра. Еш кына җинаятьчеләр үзләрен полиция хезмәткәрләре дип таныштыра, өлкәннәргә якын кешесенең юл-транспорт һәлакәтенә яки башка катлаулы хәлгә юлыгуы турында хәбәр итә һәм әлеге мәсьәләне билгеле бер күләмдә акча күчерү юлы белән чишәргә тәкъдим итә. Алдакчылар шәхси мәгълүматларны һәм исемнәрне дөрес итеп әйтәләр һәм өлкән яшьтәге кеше куркуга төшә, стресс кичерә, ышана... һәм улына, кызына, оныгына, туганына шалтыратасы урынга, җинаятьчеләрнең күрсәтмәләрен берсүзсез үтәп бара. Полиция хезмәткәрләре мондый очракларда якыннарга шунда ук шалтыратырга һәм алар белән барысы да тәртиптә булуына инанырга чакыра.
Бу тема бик актуаль. Узган елда гына да татарстанлылар телефон алдакчыларына 3 млрд сумга якын акча күчергән. Бу төр җинаятьләр буенча эш республиканың Эчке эшләр министрлыгында контрольдә кала. Ведомствоның йомгаклау коллегиясендә Татарстан Республикасы Эчке эшләр министры Артем Хохорин хәбәр иткәнчә, узган елда Татарстанда IT-технологияләр ярдәмендә кылынган 18 меңгә якын җинаять теркәлгән.
Әмма мондый шалтыратуларның куркынычы турында алдан белсәк, алдану очракларын булдырмый калырга да мөмкин. Район авыл җирлекләрендә яшәүчеләр белән җыелышларда участковыйлар нәкъ менә шуның өчен очраша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев