Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сакланганны саклармын дигән

Район прокуратурасы халыкның иминлеген тәэмин итү тармагында закон үтәлешен тикшерүне даими үткәреп тора. Мәсәлән, май аенда автовокзал бинасын кулланучы «Бэркут» муниципаль унитар предприятиесе тикшерелде. Биредә транспорт инфраструктурасы объектының сакланышына бәя бирелмәгән, транспорт чаралары куркынычсызлыгын тәэмин итү планы төзелмәгән, РФ МВД, ФСБ, МЧС бүлекчәләре белән килешү төзелмәгән. Автовокзал территориясе видеокүзәтү системасы...

Район прокуратурасы халыкның иминлеген тәэмин итү тармагында закон үтәлешен тикшерүне даими үткәреп тора.
Мәсәлән, май аенда автовокзал бинасын кулланучы «Бэркут» муниципаль унитар предприятиесе тикшерелде. Биредә транспорт инфраструктурасы объектының сакланышына бәя бирелмәгән, транспорт чаралары куркынычсызлыгын тәэмин итү планы төзелмәгән, РФ МВД, ФСБ, МЧС бүлекчәләре белән килешү төзелмәгән. Автовокзал территориясе видеокүзәтү системасы белән тәэмин ителмәгән, бинага кергәндә арка тимер детекторы куелмаган.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча «Бэркут» МУП директоры Хәмит Галиуллин исеменә ачыкланган кимчелекләрне бетерү турында күрсәтмә чыгарылган.
Июньдә район прокуратурасы Федераль куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләре белән берлектә «Акчарлак» спорт-сәламәтләндерү комплексын тикшерде. Эш вакытында учреждениедә гадәттән тыш хәлләр чыккан һәм шикле әйберләр табылган очракта эш итү тәртибе турында хезмәткәрләргә инструктаж үткәрелмәве ачыкланды. Боларның барысыда чит кешеләрнең спорт комплексы бинасына тоткарлыкларсыз керүенә мөмкинлек бирә. Әлеге җитешсезлекләр «Террорга каршы тору турында»гы Федераль законга каршы килә. Район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров закон таләбен бозуларны бетерү буенча конкрет чаралар күрүне һәм әлеге кимчелекләргә юл куйган затларны дисциплинар җавапка тартуны таләп итте.
Кама Тамагы үзәк район сырхауханәсе дә июньдә «террорга каршы тору турында»гы ФЗны үтәү предметына тикшерелде. Сәламәтлек саклау учреждениесенең сакланышына анализ урындагы затларның закон таләпләрен үтәмәвен күрсәтте. Мәсәлән, режим-саклану чаралары объектка террорлык төркемнәре үтеп керүдән саклауны тәэмин итми, сырхауханә территориясенә шартлаткыч матдәләр алып керергә мөмкинлек бирә. Биредә шулай ук гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан очракка каравылчылар һәм медицина хезмәткәрләренә инструктаж үткәрелмәгән. Видеокүзәтү юк, эвакуация схемасы беркайда да урнаштырылмаган.
Район прокуратурасы тикшерүенә дучар булган тагын бер объект - район үзәгенең Гагарин урамындагы күп фатирлы йорт. Тикшерү вакытына чарлак һәм подвалга чит кешеләрнең тоткарлыкларсыз керә алуы ачыкланды. Люклар һәм ишекләрдә йозак, өслек юк. Моннан тыш, чарлакка түбәсен ремонтлаганнан соң калган төрле төзелеш материаллары тутырылган.
Боларның барысы да гражданнарның тормышы һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыра, террор кылу өчен менә дигән нигез булып тора.
Әлеге җитешсезлекләр өчен үзәк район сырхауханәсе һәм «Наш дом» ШК» ООО җаваплы затлары якындагы вакытта закон бозуларны бетерер өчен дисциплинар җавапка тартылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев