Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сәяхәт кылдык

Мул сулы Иделнең текә бер ярында гаҗәеп гүзәл авыл урнашкан. Ниндидер бер тылсым көче белән ул үтеп баручыларны да үзенә җәлеп итеп тора. Кайбер чыганаклар буенча, Екатерина II Идел буйлап сәяхәт иткәндә, бу авылның табигатенә хозурлана. Соклануын эчендә калдыра алмыйча: "Какой красный вид!"-дип, таң кала. Һәм шул көннән башлап, бу...

Мул сулы Иделнең текә бер ярында гаҗәеп гүзәл авыл урнашкан.
Ниндидер бер тылсым көче белән ул үтеп баручыларны да үзенә җәлеп итеп тора. Кайбер чыганаклар буенча, Екатерина II Идел буйлап сәяхәт иткәндә, бу авылның табигатенә хозурлана. Соклануын эчендә калдыра алмыйча: "Какой красный вид!"-дип, таң кала. Һәм шул көннән башлап, бу авыл Красновидово дип аталып йөртелә.
1887 елда бу авылга нибары 19 яшен генә тутырган баһадир бер егет кайта. Әлбәттә, ул вакытта берәү дә бу егетнең булачак бөек язучы Максим Горький икәнен белми. Горький Красновидовода бары берничә ай гына торуга карамастан, язучы хәтеренә бу көннәр иң истәлекле булып уелып кала. Аның тормышында, бигрәк тә иҗатында Красновидово авылына игътибар бирелгән. Максим Горький авылның халкын, көнкүрешен сурәтли, табигатенә дан җырлый.
Хәзерге көндә Красновидово авылында М. Горький исемендәге музей эшләп килә. Без, Олы Кариле мәктәбенең 10 һәм 6 сыйныф укучылары, әлеге музейга сәяхәт кылдык. Иң элек авыл табигатенә таң калсак, музейга килеп кергәч, безне ниндидер серлелек әсир итте. Мөлаем экскурсовод апа безгә беренче залга керергә тәкъдим ясады. Залда ХХ гасыр атмосферасы хакимлек итә иде. Биредә шул чор крестьяннарының хезмәтен, көнкүрешен, культурасын һәм традицияләрен чагылдыручы экспонатлар урнашкан . Шулай ук без Максим Горькийның тормыш юлына, иҗатына багышланган почмак белән дә очраштык.
Без Михаил Ромасьның өенә юнәлдек (Михаил Ромась - XiX гасыр азагында Красновидово авылында үзенең лавкасын тотучы сәүдәгәр.Нәкъ менә ул Максим Горькийга бу авылга кайтырга киңәш итә).Өй эче, шул чорның интерьер үзенчәлекләренә таянып җиһазландырылган. Аннан без аның лавкасына үттек. Бу лавка бездә аеруча да кызыксыну уятты. Ниләр белән генә сәүдә итмәгәннәр бу чорда?!
Без бу очрашудан нык тәэсирләнеп кайттык. Һәрберебез үзе өчен ниндидер яңа ачыш ясады. Шундый мөмкинлек тудырган өчен район мәгариф бүлегенә, Олы Кариле мәктәбе дирекциясенә, җитәкче укытучыларыбыз Рания Таһир кызына, Лилия Баһрам кызына, АТП шоферы Җиһаншин Альфред абыйга һәм, әлбәттә, Максим Горький исемендәге музей җитәкчесе Ольга Николаевна Гришуковага олы рәхмәтебезне җиткерәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев