Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сәхнәләрдә “үсәргә” хыяллана

Соңгы елларда район сәхнәләрендә "Йолдызлык" республика конкурсында икенче тапкыр катнашып тамашачы һәм жюри мәхәббәтен яулаган Нияз Вафин (рәсемдә). Ул Олы салтык мәктәбенең 10 сыйныфында белем ала. Әтисе Рамил оста гармунчы, әнисе җырларга ярата, гаиләдә тагын ике абыйсы да сәнгатькә гашыйклар. Тамашачы Ниязны җылы алкышлар белән кабул итте. Аңардагы буй-сын, үз-үзен...

Соңгы елларда район сәхнәләрендә "Йолдызлык" республика конкурсында икенче тапкыр катнашып тамашачы һәм жюри мәхәббәтен яулаган Нияз Вафин (рәсемдә).

Ул Олы салтык мәктәбенең 10 сыйныфында белем ала. Әтисе Рамил оста гармунчы, әнисе җырларга ярата, гаиләдә тагын ике абыйсы да сәнгатькә гашыйклар. Тамашачы Ниязны җылы алкышлар белән кабул итте. Аңардагы буй-сын, үз-үзен тыйнак тотуы, матур тавыш - барысы да үзенә җәлеп итә. Ул беренче тапкыр 7 яшендә - 1 сыйныфта укыганда"Гармун сайлый бер егет" дип исемләнгән җыр белән сәхнәгә чыга- һәм авылдашларының мәхәббәтен яулый. Узган "Йолдызлык" конкурсында авылда, районда, Буа шәһәрендә зона турында I урынга лаек була һәм Казанның "Уникс" тамаша залында гала-концертта чыгыш ясый. Күбрәк дуслар турында җырларга игътибар бирә. Узган елны да "Дусларымнан гына аерма" исемле җыр белән гала- концертка барып җитә. «Уңышларыма әти-әнием бик сөенә. Алар йөзендә шатлык нурлары күрсәм, миңа да рәхәт,-ди Нияз. - Репертуарга җыр сайларга, кием тектерергә дә алар ярдәм итә. Киләчәктә зур сәхнәләрдә чыгыш ясарга хыялланам". Без яшь талантка уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев