Татарстан Президенты Сабантуй бәйрәмен үткәрү турындагы Указга кул куйган.
Татарстанда Сабантуй бәйрәмен үткәрү көннәре билгеле булды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сабантуй бәйрәмен үткәрү турындагы Указга кул куйган.
Документ нигезендә, авылларда, район үзәкләрендә Сабантуйлар — 11, 12, 13 июньдә, Чаллы шәһәрендә — 18 июньдә, Казанда — 19 июньдә узачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз