Идел таннары
  • Рус Тат
  • Сабантуй бизәкләре

    8 июньдә Зов. Каратайда үткәрелгән район Сабантуе язгы кыр эшләре тәмамлану йомгагы булды. Быел бәйрәм аеруча киеренке узды, чөнки ул төбәгебездә иң зур эшкәртү заводы ачылуга багышланган иде, димәк кунаклар да гадәттәгедән артыграк көтелде. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, әзерлек юкка булмады. Үзәк мәйданны артистлар өчен матур сәхнә бизәп торды, төп...

    8 июньдә Зов. Каратайда үткәрелгән район Сабантуе язгы кыр эшләре тәмамлану йомгагы булды.
    Быел бәйрәм аеруча киеренке узды, чөнки ул төбәгебездә иң зур эшкәртү заводы ачылуга багышланган иде, димәк кунаклар да гадәттәгедән артыграк көтелде. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, әзерлек юкка булмады. Үзәк мәйданны артистлар өчен матур сәхнә бизәп торды, төп керү юлы ерактан ук үзенә тартып тора иде. Иң беренче булып мәйданга районның милли костюмнар кигән барлык үзешчән сәнгать артистлары чыкты. Алардан соң спорт хореография номеры белән балалар чыгыш ясады. Хореографлар татьяна Демидова һәм Юлия Овезмомедова алда торган универсиадага багышланган тамаша әзерләгән иде. Татарстан һәм Россия флаглары төсендәге киемнәр кигән 300гә якын укучы Сабан туй кунакларын сәламләде. Алар арасында республика премьер-министры урынбасары Равил Моратов, Рәфкать Кантюков, Александр Забарский, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов, "Ак Барс банк" идарәсе рәисе Роберт Миңнегалиев, районның элекке еллардагы җитәкчеләре бар иде.
    Быел Сабан туй флагын күтәрү хокукы "Кама Тамагы" АХПның Кирельск бүлекчәсе механизаторы - язгы чәчү батыры Федор Макаровка һәм узган елгы Сабан туе батыры Равил Мөбәрәкшинга бирелде. Муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев район халкына һәм кунакларга сәламләү сүзе белән чыкты. Ул быел бәйрәмнең район өчен үзенчәлекле чорда узуын билгеләп үтте. «Безнең алда зур перспектива һәм бүген ачылган яңа завод районыбыз икътисады үсешенә зур өлеш кертер дип ышанабыз. Язгы чәчү дә бердәм һәм сыйфатлы үтте, моның өчен без авыл хезмәтчәннәренә рәхмәтле. Алар бу бәйрәмгә бик тә лаек».
    Равил Моратов якташларыбызга хөкүмәт бүләкләре тапшырды. Спорт мәктәбе тренеры Илшат Хананов "ТР атказанган физик культура хезмәткәре" күкрәк билгесенә лаек булды. Район Советы аппараты шоферы Василий Мокшин ТР Министрлар кабинеты рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Равил Моратов каматамагылыларны бәйрәм белән котлап, киеренке хезмәттән соң күңелле һәм яхшы ял итүләрен теләде.
    Әмма шулай да бәйрәмнең төп гаеплеләре- икмәк үстерүче, азык әзерләүче, көн саен безнең өстәлләребездә икмәк һәм сөт өзелеп тормасын өчен маллары янына ашыккан авыл эшчәннәре. Иң яхшы механизаторларга һәм терлекчеләргә бүләкләр тапшырылды. Алар арасында Федор Матросов, Рафаэль Галимҗанов, Татьяна Новикова, Сания Галимҗанова, Наталья Чередилина, Ләлә Фәрдиева, Илшат Ганибаев - авыл хуҗалыгы предприятиесе бүлекчәләре механизаторлары һәм терлекчеләре. Авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләре Рифат Вәлиев, Вәкил Касыймов һәм Мидхәт Гыймадиев муниципаль район Советы грамоталары белән бүләкләнде. Трибунадан юбилярлар- быел үзләренең алтын һәм бриллиант юбилейларын билгеләп үтүче гаилә парлары төшә башлады. Быел районда алар тугыз пар иде. Аларның һәрберсенә бүләкне шәхсән Зөфәр Гарәфиев үзе тапшырды. Узган елда никахлашкан, ә алар 15 пар иде, яшьләрне башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Марина Сорокина котлады.
    Тамашачыларның игътибары мәйданга юнәлгән. Биредә күңелле халык уеннары һәм аттракционнар башланып китте.
    Иң көчлеләр, җитезләр һәм игътибарлылар капчык киеп йөгерде, баганага менде, капчык сугышында катнашты.
    Уеннар тәмамланып өлгермәде, алып баручылар спорт ярышлары: кул көрәше, волейбол, йөзү, дилбегә һәм аркан тарту һәм, әлбәттә, милли көрәш башлануны игълан итте. Теләге булган һәркем ярышларда көчен сыный алды. Хатын-кызлар арасында кул көрәшендә гадәттәгечә Кама Тамагыннан Гүзәлия Галиева, ирләр арасында Иске Казиледән Алмаз Галимуллин калды. Волейбол ярышында каматамагылыларга тиңнәр табылмады. Йөзүдә ирләр арасында Кама Тамагыннан Александр Сорокин иң яхшы булды, хатын-кызлардан бары тик Гөлфия Сафина гына катнашты. Гер спортында Айнур Сабирҗанов иң көчлесе булды. Балтачтан Илнур Гайнуллин баганга менүдә иң җитезе һәм көчле иде. Олы Кариледән Хәниф Сафинга утын яруда тиңнәр табылмады.
    Әмма мәйданда ат чабышыннан хәбәрне зарыгып көттеләр. Һәм менә матур итеп бизәлгән һәм ярыштан соң арыган атлар мәйданга мактау түгәрәгенә узды. Чабышларда үзебезнең атлардан иң яхшысы Рөстәм Купоров булды, икенче урында Александр сусликов, икесе дә Кирельскидан, өченче урынны Келәнчедән Алмаз Гысмәтуллин алды. Токымлы чабышкыларда Тәмте вәкиле Флюр Батыров җиңде.
    Бәйрәм кызганнан-кызды. Мәдәният бүлеге мәйданында җырлар тынып тормады, үзешчән артистлар сәхнәдә бер-берсен алыштырып кына торды. Кемдер кушылып җырлады, кемдер биеде, Һәр кеше үзе теләгәнен сайлап алды.
    Ә мәйданда бәйрәмнең төп бизәге - милли көрәш башланып китте. Келәмгә беренчеләрдән булып әле яңа гына көчләрен сыный башлаган яшь көрәшчеләр чыкты, алардан соңрак тәҗрибәле яшьләр. Сабан туеның абсолют батыры исемен янәдән Кече Салтыктан Равил мөбәрәкшин алды.
    Бәйрәм сәүдәне оештырган, ярышлар иганәчеләре булган эшмәкәрләрдән башка барып чыкмаган булыр иде. Бәйрәмне оештырганда якташлык җәмгыяте дә яхшы эшләде. Мәдәният бүлеге, спорт мәктәбе, кибетләр, муниципаль район Советы, Кама Тамагы шәһәр тибындагы поселок хезмәткәрләре һәм эшчеләре һәркемгә күңелле, кызыклы, тук һәм уңайлы булсын өчен тырышты.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: