Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сабан туе-2023: әләм күтәрелде, ә яңгыр барлык авырлыкларны юып төшерер

Мәйданда иртәдән үк барысы да хезмәт бәйрәменә әзер иде – Ылгыма өстенә музыка һәм җыр авазлары таралды, ә район халкы һәм кунаклары Сабан туена җыелды.

Авыл мәдәният йортлары, авыл җирлекләре хезмәткәрләре бәйрәмгә килгән һәркемгә районыбызда яшәүче халыкларның милли мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен кызыклы һәм иҗади рәвештә тәкъдим иткән мәйданчыклар оештырдылар. Мәсәлән, искеказилелеләр һәм кечекарамаллылар татар авылларының гореф-гадәтләрен күрсәттеләр, затонлылар балык шулпасы пешерде һәм биредә елгачылар тормышы турында күп мәгълүмат алырга мөмкин иде, моркаратайлылар милли ризыклар белән сыйлады, җигүле атлар, күндәм генә булып, бәйрәмгә килгән тамашачылар белән фотога төште, ә районның үзешчән артистлары, дулкынланып, мәйданга чыгу мизгелен көтте – күп сәгатьлек репетицияләр, ниһаять, якташларыбызны үз нәтиҗәсе белән сөендерәчәк бит…

Казаннан Альберт Шакиров җитәкчелегендәге "Гөлләр" татар халык җыр һәм музыка ансамбле Сабан туе кунакларына бәйрәм кәефен бүләк итте. Хәтта ява башлаган яңгыр да мәйданга кереп килүче бизәлгән җигүле атларны туктата алмады, 91 яшен тутырган гармунчы Фатих абый традиция буенча тимер атта килгән иде. Ә көйләр һәм биюләр ташкынын район мәдәният йортларының хореография коллективлары һәм Марат Сәхибгәрәев җитәкчелегендәге «Вертушка» яшьләр цирк студиясе дәвам итте.

Кама Тамагы халкын район башлыгы Наил Вазыйхов, шулай ук район бәйрәменең хөрмәтле кунаклары ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советы депутаты Ләлә Кудерметова сәламләделәр. Традиция буенча бәйрәмдә күрше Мари Эл Республикасы вәкилләре дә бар иде.

2022 елгы САБАН Туе батыры Рәдис Минвәлиев һәм 2023 елгы язгы чәчү батыры –  "Август-Кама Тамагы" ҖЧҖ тракторчы-машинисты Радик Гафаров бәйрәм әләмен күтәрделәр һәм Сабан туе башланып китте… 

Бүләкләнүләр

Район башлыгы Наил Вазыйхов бүләкләр тапшыруны хезмәт ветераны Тәнзилә Мингалиевадан башлады, ул «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнде. Авыл хуҗалыгы тармагында күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Олы Кариле» ҖЧҖ (”Красный Восток”) терлекчесе Хәниф Вәлиевка «Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе» дигән мактаулы исем бирелде, «Олы Кариле» ҖЧҖ (”Красный Восток”)  баш инженеры Марат Заһидуллин, “Август-Кама Тамагы» ҖЧҖ тракторчы-машинист Александр Гундоров һәм КФХ башлыгы Алексей Цыганов РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Быелгы чәчү батыры – “Август–Кама Тамагы» ҖЧҖ тракторчы-машинисты Радик Гафаров. Ул язгы чәчү чорында иң күп мәйданда җир эшкәрткән һәм аңа узган елгы Сабан туе батыры белән бергә халык бәйрәме әләмен күтәрү хокукы ышанып тапшырылды. Шулай ук Радик Таһир улы муниципаль район Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Авыл хуҗалыгы тармагында күпьеллык намуслы хезмәт өчен крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Әлфрит Садыйковка, «Олы Кариле» ҖЧҖ (”Красный Восток”) хезмәткәрләре: механизатор Рафаэль Галимҗановка һәм сыер савучы Гүзәл Мәһдиевага, шулай ук «Август-Кама Тамагы» ҖЧҖ тракторчы-машинистлары Рифат Газизуллин, Альберт Галиев, Шамил Нуруллин, Андрей Петрухин, Әмир Миңнуллинга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.

«Август-Кама Тамагы» ҖЧҖ хезмәткәрләре остаханә мөдире Ренат Гыймадиев, баш хисапчы Энҗе Хәлилова, кадрлар буенча инспектор Альбина Шәйморзина, хезмәтне саклау буенча белгеч Оксана Климовская, шулай ук крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Айрат Ялалетдинов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Бөртекле һәм кузаклы культуралар чәчүдә, тырмалауда һәм культивацияләүдә иң күп күләмдә эш башкарган язгы чәчү буенча иң яхшы механизаторлар – "Цыганов Алексей Михайлович" КФХ механизаторы Денис Цыплин, «Галимҗанов Мансур Зияфат улы» КФХ механизаторлары Илнар һәм Маннур Галимҗановлар, «Август-Кама Тамагы» ҖЧҖ тракторчы–машинистлары Рашат Гарифуллин, Николай Удачин, Кирилл Макарчев, Адель Гафаров, Евгений Балымов, Айнур Җиһаншин, Нияз Сабиров, Виталий Платов, Артемий Гундоров, «Олы Кариле» ҖЧҖ механизаторлары Рәхимҗан Яруллин, Ринат Заһиров, Илдар Галимҗанов, Нияз Димиев һәм “Мотыйков Илдар Сәлах улы” КФХ механизаторы Камил Ибраһимов муниципаль район Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Муниципаль район Советының Мактау грамотасы белән «Август-Кама Тамагы» ҖЧҖнең иң яхшы йөк автомобильләрен йөртүчеләр Хасиб Мөхәммәдиаров, Наил Нигъмәтуллин, Равил Бохармәтов, Сергей Важов, Руслан Равилов, «Август-Кама Тамагы» ҖЧҖнең җиңел автомобильләрен йөртүчеләр Хәниф Гарифуллин, Фәргать Биккинин, Виктор Никифоров һәм Илсур Гыйниятуллин бүләкләнде.

Иң яхшы агрономнар дип «Август-Кама Тамагы» ҖЧҖ җитештерү участогы хезмәткәрләре Николай Афонин һәм Рөстәм Вафин танылды, аларга муниципаль район Советының Мактау грамотасы тапшырылды. 

Муниципаль район Советының Мактау грамотасы белән иң яхшы хисапчы Әдилә Галимҗанова («Галимҗанов Мансур Зияфат улы» КФХ хисапчысы), шулай ук «Август-Кама Тамагы» ҖЧҖдан иң яхшы инженер-механиклар Марат Хәлиуллин һәм Рәзил Гыйбадуллин бүләкләнде.

Ашлык эшкәртү буенча иң яхшы аппаратчылар дип «Август-Кама Тамагы» ҖЧҖ хезмәткәрләре Равил Зиннуров, Альберт Җиһаншин һәм Илнур Карибуллин танылды. Аларга шулай ук муниципаль район Советының Мактау грамоталары тапшырылды.  

Авыл хуҗалыгы машиналарын һәм җиһазларын ремонтлау буенча иң яхшы слесарь – Рөстәм Дәүләтшин, иң яхшы ярдәмче эшче – Ленар Әхмәтҗанов, ә иң яхшы экспедитор – Игорь Тюнин. Алар барысы да «Август–Кама Тамагы» ҖЧҖ хезмәткәрләре һәм муниципаль район Советының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Бүләкләүдә катнашучыларның барысы да Мактау тасмалары һәм акчалата премияләргә ия булдылар.

Ахырдан мәйданга спорт мәктәбе тренеры, көрәш буенча ярышларның даими хөкемдары Әүхәт Мөхәммәдиев чакырылды, аңа «Атказанган физик культура хезмәткәре» билгесе тапшырылды. Аның казанышлары һәм көрәшне үстерүгә керткән өлеше Районда уздырыла торган күп кенә ярышларга иганә ярдәме күрсәтүче шәхси эшмәкәр – Балчыклы авылыннан Илһам Шиһапов ТР Көрәш федерациясенең Рәхмәт хатына һәм кул сәгатенә лаек булды.

Бадминтон буенча бөтенроссия һәм республика ярышларында күп тапкыр призер исемен яулаган Данияр Галиуллинга тантаналы шартларда беренче спорт разряды бирелде.

Мактаулы исемнәр һәм бүләкләр белән бүләкләнгән якташларыбыз бу көнне бер явып, бер тынып торган яңгырда чылансалар да, үзенең сәламләү сүзендә республика Дәүләт Советы депутаты Ләлә Кудерметова әйткәнчә, бу яңгыр барлык авырлыкларны юсын, ә Сабан туеның төп геройлары – кыр хезмәтчәннәре уңышлы чәчү эшләреннән соң яуган яңгырны мул уңышка юрады…

Яңгыр туктауга, мәйданга милли уеннарны оештыручылар – яшьләр бүлеге һәм спорт мәктәбе хезмәткәрләре чыкты.

Һәм шунда ук алар янына, көянтә-чиләк белән су ташуда ярышырга, чүлмәк ватарга һәм капчык киеп узышырга теләүче балалар һәм өлкәннәр килде. Балалар, берсен-берсе уздырып, яңгырдан саклану плащларында, капчыкларда буталып, чиләкләрдән чәчрәгән суга юешләнеп (әйтерсең, яңгыр аз булган) яраткан уеннарында катнаштылар.

Әтәчне алыр өчен, биек, шома колгага менәргә теләүчеләр булды, тик аларның берсе генә колганың очына менеп җитә алды. Яңгырдан соң тайгакка әверелгән авыш багана буйлап та барысы да атлый алмады, әмма бүрәнәгә атланып, капчыклар белән сугышу күп кенә малайларны җәлеп итте.

Шул ук вакытта татар эстрадасының популяр йолдызлары, республиканың һәм районның атказанган һәм үзешчән артистларының музыкаль чыгышлары астында мәйданда гер күтәрүчеләр, армрестлинг осталары һәм, әлбәттә, көрәшчеләр көч сынашты. Татарстанның атказанган артистлары Марина Самкова, Гүзәл Җәләлова, Гөлдания Хәйруллина, шулай ук Альбина Апанаева, «Гөлләр» коллективы башкаруындагы җырлар бу яңгырлы көндә тамашачыларны һәм ярышларда катнашучыларны җылытты.

Һәм менә мәйданга традицион ат чабышында катнашкан җайдаклар килде. Җирле токымлы атлар арасында йөгерүдә беренче урынны Ләйсән Әшрәфҗанова, икенче урынны аның әтисе Рамил Әшрәфҗанов алды. Өченче урында Красновидоводан Алексей Караков.

Ярымтокымлы атларда һәм юртакларда чабышта беренче булып Рамил Әшрәфҗанов килде, икенче – Чаллыдан Фәнил Мингалиев, өченче – Иске Казиледән Радик Гафаров.

Җайдаклар мәйдан тирәли түгәрәк ясап йөрделәр, хатын-кызлар чабышкыларга ачык төсләрдәге яулыклар, сөлгеләр бәйләделәр, аннан җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Яңгыр туктады, көн җылытып җибәрде һәм мәйданда тамашачылар күбәйде. Чөнки биредә бәйрәмнең төп өлеше башланып китте.

Армрестлинг өстәле артында чын профессионаллар ярышты. Хатын-кызлар арасында спортның бу төрендә беренчелекне инде ничә елдан бирле Гүзәлия Галиева ала. Ир-атлар арасында кул көрәшендә иң көчлесе республика, бөтенроссия һәм халыкара ярышлар призеры Динар Мифтахов булды.

Көч экстримында Антоновкадан Кирилл Сафинга тиңнәр булмады, икенче урында Владимир Талов, өченче нәтиҗәгә Айнур Закиров иреште.

Гер күтәрүдә көчле спортчылар катнашты. Келәнчедән чын мастер-класс күрсәтте, герне бер кулыннан икенчесенә мамык кебек кенә ыргытты.

ТРның атказанган физик культура хезмәткәре, милли көрәш буенча ярышларның баш хөкемдары Әүхәт Мөхәммәдиев көрәшчеләрне игълан итәргә һәм мәйданда булган хәлләргә бәя бирергә өлгерде. Аның үткен карашыннан бер җиңү дә, бер спорт уңышы да читтә калмый.

Көрәштә спортчылар күп катнашты, әмма уңыш иң нык, иң әзерлеклеләргә генә елмайды. 40 килограммга кадәр авырлыктагы малайлар арасында Минтимер Миңнебаев, 46 килограммга кадәр Олег Семенов, 50 килограммга кадәр - Алмаз Гайнуллин, 60 килограммга кадәр - Вадим Тушов иң көчлеләре булды. Егетләр арасында  65 килограммга кадәрге авырлык категориясендә Илмир Гыйләҗев җиңүче булды. Өлкән спортчылар арасында 65 килограммга кадәрге авырлык категориясендә Артем Журавлев, 75 килограммга кадәр Данис Садриев, 85 килограммга кадәр Илгизәр Хантимеров, 85 килограммнан артык авырлыкта Лениз Абдуллин җиңде. Лениз Сабан туеның абсолют батыры исемен яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев