Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов Татарстан мәктәпләренең сакланышын тикшерергә кушты

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика мәктәпләрендә иминлекне тәэмин итү мәсьәләләренең ничек хәл ителүен тикшерергә кушты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Росгвардия һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләреннән күчмә төркемнәр оештырылачак. Тикшерү нәтиҗәләре буенча Президентка вазгыять турында хәбәр ителәчәк», - дип ачыклык кертте ул.

Ижевскидагы атыштан соң Татарстан мәктәпләре һәм балалар бакчаларында иминлек чаралары көчәйтеләчәк. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, барлык балалар бакчалары, мәктәпләр һәм көллиятләрдә хәвеф төймәләре, видеокүзәтү һәм үткәрү системаларының эшен, шулай ук каравылчылар эшчәнлеген тикшерәләр.

26 сентябрьдә Ижевскидагы 88нче мәктәптә белем йортының элеккеге укучысы атыш оештырды, аннары үз-үзенә кул салды. Нәтиҗәдә, 11 кешенең (шуларның унбере – балалар, алтысы – олылар) гомере өзелде, 20дән артык кеше яраланды. Удмуртия Республикасында матәм игълан ителде. Казанда һәм Татарстанның башка шәһәрләрендә әлеге фаҗига корбаннарын искә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев