Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов: Сталинград сугышында җиңү батырлык үрнәге булды

Бүген, 2 февральдә, Россиядә хәрби дан көннәренең берсе - Сталинград сугышында совет гаскәрләренең фашистларны тар-мар итүенә 80 ел тулды. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Телеграм-каналында язды.

«Бу җиңү Бөек Ватан сугышында хәлиткеч вакыйга һәм ул Туган ил өчен гомерен кызганмаган меңнәрчә сугышчыларга батырлык үрнәге булды. Кызганычка, еллар һәм яралар үзенекен ала, әмма безнең республикада да шул бөек вакыйгалар герое Александр Рубенович Шахназаров исән!» - дип язган республика җитәкчесе һәм ветеранның фотосурәтен куйган.

Ул Александр Шахназаровка рәхмәт белдерде һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан сугышчыларның батырлыкларын мәңге истә тотарга кирәклеген әйтте.

«Сугыш батырларына мәңгелек дан!» – дип яза Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев