Россиядә Донецк һәм Луганск өлкәләреннән эвакуацияләнгәннәр өчен «Ярдәм картасы» эшли башлады
Эвакуациягә эләккән кешеләр өйләренә вакытлыча яшәргә чакыручыларны таба алачак. RT кешеләр үз торакларын тәкъдим итә алган махсус платформаны (https://dom.rt.com/) эшләтеп җибәрде.
Россиянең кайсы да булса шәһәрендә бушлай торак тәкъдим итү мөмкинлегегез бар икән, сез картага үзегезнең элемтәләрегезне кертә аласыз: координаталар һәм күпме кеше кабул итәргә әзер булуыгыз турындагы мәгълүмат. Әгәр дә сез вакытлы торакка мохтаҗ булсагыз, игълан биргән хуҗа белән телефоннан элемтәгә керегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев