"Россия 1" каналында Чаллы фонтанында геройларча һәлак булган Данилны искә алдылар

"Россия 1" телеканалы ташыруында 9 октябрь көнне сүз үз гомерләрен аямыйча башкаларны үлемнән коткаручы кешеләр турында барды. Ташыруда Чаллыдан килгән Садыковлар гаиләсе дә катнашты.

Сюжетта аларның уллары - Энтузиастлар бульварында фаҗигале рәвештә үлгән 5 сыйныф укучысы Данил турында сөйләделәр.

2012 елның 5 маенда Данил фонтанга егылып төшкән иптәше Андрей Чурбановны коткара. Ләкин үзе ток сугу аркасында вафат була. Үзе дә, иптәше Андрей да ашыгыч рәвештә КДМЦга китерелә, тик кызганычка каршы табиблар Данилның гомерен саклап кала алмый.

«Безнең Данил һәрвакыт ярдәмгә килә белде, - дип искә ала газиз улын Наталья Садыкова. - Аннан башка бик авыр. Бернинди Батырлык ордены да улыбызны алыштыра, кире кайтара алмас. Бу зур фаҗига, күрәчәк булган күрәсең».

Шунысы да бик аяныч, Садыковлар һәм Чурбановлар гаиләсе бүген аралашмый. Ләкин Данилның әнисе барыребер Андрейның олыгайгач барысын да аңлаячагына, үзенең гомере белән кемгә рәхмәтле буласын төшенәчәгенә ышана.

http://matbugat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 25 декабрь 2019 - 13:41
    Кама Тамагы: Яңа елны каршылыйбыз
  • 25 декабрь 2019 - 13:40
    "Туган як/ Родной край" форумында катнашучыларны Рудник урта мәктәбенең укытучылар һәм укучылар коллективы җылы каршы алдылар
  • Идел буйлап Рейд
  • Кирельский авылында мәдәният йорты
  • 9 май - Җиңү көне
  • 13 апрель 2020 - 15:22
    8794
    0
    1
  • 13 апрель 2020 - 15:21
    7839
    0
    1
  • 5 июль 2019 - 10:49
    Уведомления В соответствии со ст. 62 Избирательного кодекса Республики Татарстан № 21 –ЗРТ от 07.05.2007 редакция газеты Идел таннары (Волжские зори) (свидетельство о регистрации СМИ ПИ № ТУ16-01032 от 16 мая 2013 года) информирует, что общий объем бесплатной печатной площади, предоставляемой для проведения предвыборной агитации, в период с 10.08.2019 и до 0 часов 07.09.2019 составляет 2752 кв. см.
    7800
    0
    1