Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Һәркемнең төзәлү мөмкинлеге бар

Агымдагы елның 9 ае йомгаклары буенча Кама Тамагы районы буенча җәзаларны үтәтү инспекциясе филиалы мәгълүматларына караганда, инспекция аша 107 кеше узган, шулардан 61е шартлы рәвештә, 27се төзәтү эшләренә, 14е мәҗбүри эшләргә хөкем ителгән, 4 кеше ирегеннән мәхрүм ителгән. 52 кеше исәптән төшерелгән. Исәптә торучыларның күбесе урлашу, үтерү белән янау, караклык,...

Агымдагы елның 9 ае йомгаклары буенча Кама Тамагы районы буенча җәзаларны үтәтү инспекциясе филиалы мәгълүматларына караганда, инспекция аша 107 кеше узган, шулардан 61е шартлы рәвештә, 27се төзәтү эшләренә, 14е мәҗбүри эшләргә хөкем ителгән, 4 кеше ирегеннән мәхрүм ителгән. 52 кеше исәптән төшерелгән.

Исәптә торучыларның күбесе урлашу, үтерү белән янау, караклык, талау, наркотик һәм психотроп матдәләрнең законсыз әйләнеше өчен хөкем ителгән. Шулай ук җәзаларны үтәтү инспекциясендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен, транспорт чараларын файдалану кагыйдәләрен бозган өчен, балаларына алимент түләүдән качып йөрүчеләр һәм башка төр җинаять кылучылар да исәптә тора. Хөкем ителүчеләрнең тәртибен контрольдә тотуны көчәйтү, кабат җинаять кылуларны һәм административ хокук бозуларны булдырмау максатларында районнарның полиция бүлеге хезмәткәрләре белән 35 рейд үткәрелгән. Моннан тыш, җәза үтү шартларын һәм тәртибен бозган өчен 41 хөкем ителүчегә язмача кисәтү белдерелгән, 13 хөкем ителүчегә сынау срогын озайту һәм өстәмә бурычлар йөкләү буенча судка күрсәтмә җибәрелгән, сынау срогы узу шартларын бозган өчен 12 хөкем ителүче иректән мәхрүм итү урыннарына җибәрелгән. Бер хөкем ителүчегә карата сынау срогы барышында үзенең төзәлүен раслагач, шартлы рәвештә хөкем ителү бетерелгән. Җәзаларны үтәтү инспекциясе эшчәнлегендә кисәтү әһәмиятле чара булып тора. Шушы максатлардан җәзаларны үтәтү инспекциясе хезмәткәрләре хезмәт коллективлары һәм уку йортларында чыгыш ясый, барысы 24 әңгәмә үткәрелгән. Муниципаль берәмлекләр, оешма һәм предприятиеләр белән үзара эшләү нәтиҗәсендә төзәтү эшләренә хөкем ителгән 14 кеше эшкә урнаштырылган, һәм алар белән кисәтү чаралары үткәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев