Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Риясыз ярдәмчеләр

1985 елда БМО генераль ассамблеясы ел саен 5 декабрьдә ирекле ярдәм күрсәтүчеләрнең халыкара көнен билгеләп үтәргә тәкъдим итте. Ирекле ярдәм күрсәтүчеләр яки волонтерлар үзләренең буш вакытларын җәмгыять иминлегенә сарыф итүче кешеләр. Аларның эшчәнлек өлкәсе төрле. Волонтерлар җәмәгатьчелек территориясен җыештырырга ярдәм итә, социаль компанияләрнең плакатларын яки брошюраларын тарата, экскурсияләр үткәрә, халыкара...

1985 елда БМО генераль ассамблеясы ел саен 5 декабрьдә ирекле ярдәм күрсәтүчеләрнең халыкара көнен билгеләп үтәргә тәкъдим итте.
Ирекле ярдәм күрсәтүчеләр яки волонтерлар үзләренең буш вакытларын җәмгыять иминлегенә сарыф итүче кешеләр. Аларның эшчәнлек өлкәсе төрле. Волонтерлар җәмәгатьчелек территориясен җыештырырга ярдәм итә, социаль компанияләрнең плакатларын яки брошюраларын тарата, экскурсияләр үткәрә, халыкара спорт ярышларында тәрҗемәче булып эшли, балалар бакчаларында һәм картлар йортларында эшләүчеләргә ярдәм итә, гадәтән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерүдә катнаша. Волонтерларның бөтендөнья декларациясендә әйтелгәнчә, алар моның өчен бернинди түләү көтмичә үзләренең талантын, вакытын, энергиясен индивидуаль һәм күмәк акцияләргә багышлый. Ике ел элек яшьләр бүлеге белгече Екатерина Берлякова башлап йөрүендә волонтерлык оешмасы төзелде. Аның рәисе итеп Кама Тамагы урта мәктәбе укучысы Ләйсән Нәҗмиева сайланды. Җәй көне ул үзенең постын шул ук мәктәпнең 10 сыйныф укучысы Светлана Кирилловага тапшырды.
- Бүген район волонтерлар берләшмәсендә 32 кеше исәптә тора, - диде Светлана. - Агымдагы елда ике мәктәптә филиаллар ачылды. Безнең тәкъдимне Сөйки һәм Затон мәктәпләре укучылары яклап чыкты. Башка мәктәпләр дә безгә кушылсалар шат булыр идек.
Света волонтерлык җәмгыятендә беренче көннәрдән үк исәптә тора. Районда үткәрелгән барлык акцияләрдә: "Тәмәке тартудан баш тарту көне", "Изгелек атнасы", район мәктәпләрендә класс сәгатьләрендә, җәйге лагерьларда балалар белән күчмә шөгыльләнүдә актив катнаша. Республикада үткәрелгән слетларга да барды һәм тәҗрибә туплап кайтты. 5 декабрьдә волонтерлар музыка мәктәбе бинасында очрашу үткәрде. Биредә "Волонтер- 2012" беренче район конкурсы үткәрелде. Анда районның төрле мәктәпләреннән 5 өлкән сыйныф укучысы катнашты. Кама Тамагы урта мәктәбеннән 10 сыйныф укучысы Гүзәл Вазыйхова җиңү яулады.
24 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр район волонтерлары Алсу Хәйруллина, Гүзәл Вазыйхова, Эльвина Шәйдуллина, Илүзә Галиева республика слетында катнашып, социаль реклама конкурсында беренче урынны яуладылар һәм районга бүләк буларак цифрлы фотоаппарат алып кайттылар. Бу алар өчен бик яхшы бүләк. Шушы игътибарлы, бер нәрсәгә дә битараф булмаган яшь кызларга карап дөньяда бар нәрсәнең дә акчага бәйләнмәгәнлеген аңлыйсың, дәресләрнең күп булуына карамастан, алар бик кирәкле изге эшләргә вакыт табалар. Шунысы күңелсез, 30 кыз арасында 2 генә волонтер егет бар. Күрәсең, егетләрнең карашлары башкачарак.
Рәсемдә: волонтерлар чираттагы чарага әзерләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев