Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рәхмәт хаты

Гадәттә без прокуратура хезмәткәрләрен дәүләт исеменнән нинди дә булса эш буенча гаепләүче буларак кына күрергә гадәтләнгәнбез. Чынлыкта исә алар гражданнарның үтенечләрен игътибарга алып, уңай хәл итә алучылар да икән. Моның шулай икәнлегенә Кыртапа авылы халкы үз мисалында инанды. Ничә еллар инде авылга керү юлының 250 метр өлешен яз көне су...

Гадәттә без прокуратура хезмәткәрләрен дәүләт исеменнән нинди дә булса эш буенча гаепләүче буларак кына күрергә гадәтләнгәнбез. Чынлыкта исә алар гражданнарның үтенечләрен игътибарга алып, уңай хәл итә алучылар да икән. Моның шулай икәнлегенә Кыртапа авылы халкы үз мисалында инанды. Ничә еллар инде авылга керү юлының 250 метр өлешен яз көне су басып, берәр атна бөтенләй үтеп булмас хәлгә килеп, көз көне пычракта шулай ук бу араны узу мең җәфага әверелә иде. Авыл җыеннарында бу мәсьәлә күп тапкырлар күтәрелсә дә, уңай якка хәл итеп булмады.

Ахыр чиктә 2014 елның кышында инициатива төркеме әгъзалары район прокуроры Фәнис Шәйхаттаровка бу эштә ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Фәнис Ринат улы безнең мөрәҗәгатькә җаваплылык белән карап, һәр яклап ярдәм итәргә өмет тудырды һәм сүзендә торды - май аенда Ислам Вәлиевның «Вираж+» шәхси юл төзү оешмасы авылга керү юлында юл полотносын күтәрү эшен башлап җибәрде,җәй уртасында төгәлләде. Хәзер авылга теләсә кайсы вакытта кереп була. Фәнис Ринат улы җитәкчелегендә раойн прокуратурасында дус һәм тату коллектив эшли. Прокуратура хезмәткәрләре көне уңаеннан Фәнис Ринатовичны һәм аның хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре еблән котлап, авыл халкы исеменнән аларга исәнлек-саулык, гаиләләренә иминлек һәм тынычлык, авыр һәм җаваплы хезмәтләрендә, халык мәнфәгатьләрен яклауда уңышлы эшләүләрен теләп калабыз. Азат Шәрәпо

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев