Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

РФ Президенты котлавы

28 ноябрьдә Олы Кариле авылында Миңнегамилә Шәйхетдин кызының 95 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр. Революция яшьтәшенә күпме авырлыклар, ачлык һәм җимереклекне, якыннарын югалтуны кичерергә туры килә. Ирен Бөек Ватан сугышыннан көтеп, балалар караваты янында күпме йокысыз төннәр үткәрә ул. Һәм көткәне кайта да. Ире Касыйм абыйга сугышта алган яраларын төзәтергә туры...

28 ноябрьдә Олы Кариле авылында Миңнегамилә Шәйхетдин кызының 95 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр.
Революция яшьтәшенә күпме авырлыклар, ачлык һәм җимереклекне, якыннарын югалтуны кичерергә туры килә. Ирен Бөек Ватан сугышыннан көтеп, балалар караваты янында күпме йокысыз төннәр үткәрә ул. Һәм көткәне кайта да.
Ире Касыйм абыйга сугышта алган яраларын төзәтергә туры килә, тик 1957 елда операция өстәлендә үпкәсеннән кыйпылчык алганда вафат була. Гамилә әби чыннан да нык холыклылар буынының ачык мисалы. Миңнегамилә әби МТСта эшли, гаиләсен үз иңнәрендә тарта, балаларын тәрбияли. Хәзер дә ул балаларына, оныкларына, оныкчыкларына кирәк. Бүгенге көндә Миңнегамилә әби улы Фәһим һәм килене Разыя тәрбиясендә яши.
Юбилей уңаеннан РФ Президенты котлавын тапшыру өчен аның янына МР Советы аппараты җитәкчесе Илдар Вахитов килгән иде. Ул Миңнегамилә әбигә муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев исеменнән истәлек бүләк тапшырды. Авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Рәдифә Заһирова юбиляршаны котлап, иң җылы котлау сүзләр җиткерде. «Мине искә алучыларның барысына да рәхмәт. Президентыбыз өлкән буын турында кайгыртып бик яхшы гамәл кыла. Телевизор карыйм, илдәге вакыйгалар белән танышып барам. Һәркемгә сәламәтлек, тынычлык һәм сабырлык телим», - диде Миңнегамилә әби.
Рәсемдә: Миңнегамилә әби уллары, киленнәре, кияве һәм оныгы белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X