Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Республика көненә карата

1990 елның 30 августында Татарстан Республикасы дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителде. Татарстан Республикасының 1991 елның 29 августындагы законы нигезендә 30 август республикада Татарстан Республикасы көне дип игълан ителде. Бүгенге көндә без үзебезне Россия Федерациясе дәүләтенең патриотлары итеп тоеп кына калмыйча, чын мәгънәсендә туган ягыбыз, аның бай тарихы белән горурланабыз....

1990 елның 30 августында Татарстан Республикасы дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителде.

Татарстан Республикасының 1991 елның 29 августындагы законы нигезендә 30 август республикада Татарстан Республикасы көне дип игълан ителде. Бүгенге көндә без үзебезне Россия Федерациясе дәүләтенең патриотлары итеп тоеп кына калмыйча, чын мәгънәсендә туган ягыбыз, аның бай тарихы белән горурланабыз. Республикабызның бүгенге тормышын булдырган ата-бабаларыбызның хезмәттәге батырлыкларына һәм иҗат казанышларына баш иябез. Татарстан - ул киеренке һәм иҗади хезмәт нәтиҗәсе, планнар һәм идеяләр тупланышы. Шуңа күрә республика көне- ул барлык күпмилләтле Татарстан халкының уртак бәйрәме. Татарстан Республикасы Президенты күрсәтмәсе буенча агымдагы елда бәйрәм чаралары 28, 29, 30 августта үткәреләчәк. 28 августта безнең районда Республика көнен бәйрәм итүгә карата "Богородский рай" социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә йөрүче балалар белән күчмә чаралар планлаштырыла. 29 августта авылларда бәйрәм уңаеннан концерт, спорт уеннары үткәрелә. 30 августта район мәдәният йорты хезмәткәрләре үзешчән артистлар концертын әзерли, яшьләр өчен дискәтүк һәм кичке бәйрәм салюты булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев