Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Реклама турында

Шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затлар тарафыннан реклама турында күпсанлы закон бозуларга бәйле рәвештә район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров аңлатма бирә: 2006 елның 13 мартындагы "Реклама турында"гы Федераль законның 3 маддәсе нигезендә, билгеле бер кешеләргә адресланмаган һәм реклама объектына игътибар бирүгә, аңа кызыксыну булдыруга юнәлтелгән, теләсә нинди ысул һәм формада таратылган мәгълүмат...

Шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затлар тарафыннан реклама турында күпсанлы закон бозуларга бәйле рәвештә район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров аңлатма бирә:

2006 елның 13 мартындагы "Реклама турында"гы Федераль законның 3 маддәсе нигезендә, билгеле бер кешеләргә адресланмаган һәм реклама объектына игътибар бирүгә, аңа кызыксыну булдыруга юнәлтелгән, теләсә нинди ысул һәм формада таратылган мәгълүмат реклама була. Товар реклама объекты булып тора.

"Реклама турында"гы Федераль законның 1 маддәсе нигезендә, щит, стенд, төзелеш сеткасы, электрон табло, һава шарлары, аэростат һәм тышкы стеналарга, биналар, корылма түбәләрендә яки аларның тышкы ягындагы башка конструктив элементларында монтажланучы һәм урнаштырылучы, шулай ук җәмәгать транспортының тукталыш ураннарына куелучы башка төр тотрыклы территориаль урнаштыруның техник чараларны (аннары- реклама конструкциясе) гамәлдәге матдә таләпләрен үтәүче реклама таратучы булган реклама конструкциясе хуҗасы гамәлгә ашыра. Реклама конструкциясе хуҗасы (физик яки юридик зат) - реклама конструкциясе милекчесе яки реклама конструкциясенә әйбер хокукы яки аның милекчесе белән килешү нигезендә реклама конструкциясенә хуҗа булырга һәм файдалануга хокукы булган башка зат.

"Реклама турында"гы ФЗ 9 маддәсе 5 бүлеге нигезендә реклама конструкциясе урнаштырылучы җир участогы, бина яки башка төр күчемсез милек хуҗасы милекчесе яки мондый милек хуҗасының хокукы булган зат, шул исәптән арендатор белән килешү нигезендә аның хуҗасы рөхсәте белән куела һәм файдаланыла.

"Реклама турында"гы ФЗ 9 маддәсе нигезендә реклама конструкциясе аны кую күздә тотылган территорияләрдә муниципаль район җирле үзидарәсе яки шәһәр округы җирле үзидарәсе органнарының реклама конструкциясе хуҗасы яки күчемсез милек хуҗасы, яки аның башка төр законлы хуҗасы гаризасы нигезендә бирелә торган реклама конструкциясен куюга рөхсәт булганда гына урнаштырыла.

Югарыда телгә алынган закон таләпләрен - аны куюга законда каралган рөхсәттән тыш реклама конструкциясе кую тәртибен бозган өчен РФ КЗОТның 14.37 маддәсендә күздә тотылган административ җәза каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев