Реклама такталарын закон буенча урнаштырабыз
Җирлек башлыклары алдына муниципаль җирләрдән нәтиҗәле файдалану мәсьәләсе куелды.
Киңәйтелгән киңәшмәдә башкарма комитет җитәкчесе Ринат Заһидуллин муниципаль берәмлекләрнең җирләрендә реклама такталары урнаштыруның законлылыгы буенча муниципаль җир контроле темасын күтәрде.
«Безнең юллар район территориясендә ял итү һәм вакытны күңелле үткәрү тәкъдим итә торган мәгълүмат такталары һәм күрсәткечләр белән чуарланган.
Шул ук вакытта расланган схема буенча районда 7 реклама конструкциясе урнаштыру каралган, 6 сы файдаланыла, алары да бушлай. Бу муниципаль милектән нәтиҗәле файдаланмау һәм бюджетка керемнәр булмау турында сөйли. Моннан тыш, муниципалитетлардан тәкъдимнәр булмау эшмәкәрләрне үз белдекләре белән реклама урнаштырырга этәрә.
«Россия Федерациясендә җирле үзидарә органнарын оештыруның гомуми принциплары турында»гы 131 нче Федераль Закон нигезендә, муниципаль районның җирле әһәмияттәге мәсьәләләренә түбәндәгеләр керә: район территориясендә реклама конструкцияләре урнаштыруга рөхсәт бирү һәм мондый рөхсәтләрне гамәлдән чыгару; рөхсәтсез куелган реклама конструкцияләрен сүтү турында күрсәтмәләр бирү.
Монда ук: «Муниципаль яки дәүләт милкендәге җир кишәрлегенә реклама конструкциясен урнаштыру һәм эксплуатацияләүгә килешү сатулашу нигезендә гамәлгә ашырыла». Сатулашудан соң төзелә торган килешүдән башка урнаштырылган реклама конструкциясе муниципалитет күрсәтмәсе нигезендә сүтелергә тиеш. Күрсәтмәләр бирү һәм реклама конструкцияләрен сүтү – җирле үзидарә органының бурычы.
Реклама конструкцияләре булу – туристка ничек хәрәкәт итәргә кирәклеген аңлату гына түгел, җир мәсьәләсен ничек контрольдә тотуыбыз турындагы мәсьәлә дә.
Югарыда әйтелгәннәргә бәйле рәвештә инфраструктура үсеше бүлегенә кыска вакыт эчендә, эчке һәм керү туризмын үстерүне исәпкә алып, реклама конструкцияләрен урнаштыру схемасын актуальләштерергә, әлеге урыннарда урнаштырырга мөмкин булган реклама конструкцияләренең яңа урыннарын һәм төрләрен билгеләргә кирәк булачак. Моннан тыш, бүлек реклама урнаштыруга барлык рөхсәтләрне һәм килешүләрне тикшерергә, туры килмәгән документларны гамәлдән чыгарырга тиеш.
Икътисад бүлеге дә шул ук вакыт эчендә эшмәкәрләр белән аңлату эшләре алып барырга, алардан тәкъдимнәр җыярга, аукцион яки конкурс рәвешендә сатулашулар үткәрергә тиеш.
Җирлекләрнең башкарма комитетлары бер атна дәвамында рөхсәтсез урнаштырылган конструкцияләрне сүтү буенча күрсәтмәләр бирергә тиеш.
Реклама конструкцияләрен урнаштыруга карата күп санлы гаризалар килсә, без муниципаль милектәге җир кишәрлекләрен тышкы реклама урнаштыру өчен файдалану буенча аукцион оештырырга хокуклы.
Җир законнары таләпләренең үтәлмәве ачыкланган очракта, җирле үзидарә органнарына җирдән файдалануның түләүлелеге принцибын гамәлгә ашырып хокук бозган затлардан нигезсез керемне түләтү буенча суд органнарына мөрәҗәгать итү вәкаләтләре бирелде.
Әлегә исә җир законнарын бозу ачыкланганда, район башкарма комитетына кисәтүләр ясала. Аларны бетерү өчен бюджет акчалары сарыф ителә, чөнки хокук бозучыларны ачыклау һәм зыянны түләтү өчен судка мөрәҗәгать итү мөмкинлеге юк.
Урыннарда уртак актив эшебез җир ресурсын нәтиҗәлерәк файдаланырга ярдәм итәр, шулай ук җирле бюджетны җирлекләрне һәм тулаем районны үстерүгә юнәлдерелгән өстәмә акчалар белән тулыландыру мөмкинлеге бирер дип саныйм».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев