Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районыбызның хөрмәткә лаек гаиләләре

Кичә - Халыкара гаилә көнендә Затон штпның Столяров исемендәге мәдәният йортында бар яктан мактауга лаек булган, иңне-иңгә куеп матур гомер итүче парларны хөрмәтләделәр. Дөресен әйтергә кирәк, бу чара күңелләрдә бары якты хисләр генә калдырды. Барысы да мәдәният хезмәткәрләре әзерләгәнчә (Оксана Забродина, Вера Заикина), һәр гаилә (алар дүрт пар чакырылган, әмма...

Кичә - Халыкара гаилә көнендә Затон штпның Столяров исемендәге мәдәният йортында бар яктан мактауга лаек булган, иңне-иңгә куеп матур гомер итүче парларны хөрмәтләделәр.

Дөресен әйтергә кирәк, бу чара күңелләрдә бары якты хисләр генә калдырды. Барысы да мәдәният хезмәткәрләре әзерләгәнчә (Оксана Забродина, Вера Заикина), һәр гаилә (алар дүрт пар чакырылган, әмма берсе җитди сәбәп буенча килә алмаган) хакында аерым сөйләп, экранда слайдлар күрсәтеп, музыкаль сәламнәр белән үрелеп барды. 50 ел бергә яшәгән Светлана Павловна һәм Валерий Анатольевич Наумовлар, 60 ел бергә гомер итүче Тамара Павловна һәм Николай Александрович Макарычевлар, 65 ел - "Тимер" туйларын билгеләп үтүче Евдокия Николаевна һәм Анатолий Николаевич Еруновлар. МР башкарма комитетының ЗАГС бүлеге мөдире Елена Халикова аларны тантаналы музыка астында сәхнәгә чакырды. Өлкәннәр үз яшьләренә карамастан, бәхетле елмаеп утырды. Елена Тудимировна аларның туен гражданнар актына теркәп, имза куйдырды, МР башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев