Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районның тагын биш гаиләсе ана капиталына ия булды

5 мартта тантаналы шартларда ана (гаилә) капталы сетиификатлары тапшырылды. Бу юлы районның тагын биш гаиләсе 453,026 мең сумлык ана капиталы акчасын куллану мөмкинлегенә ия булды. Кама Тамагы һәм Апас районнарында Пенсия фонды идарәсе МР башкарма комитетының ЗАГС бүлеге белән берлектә районның биш ншәни гражданына гомер бүләк иткән әниләргә тантанлы шартларда...

5 мартта тантаналы шартларда ана (гаилә) капталы сетиификатлары тапшырылды. Бу юлы районның тагын биш гаиләсе 453,026 мең сумлык ана капиталы акчасын куллану мөмкинлегенә ия булды.

Кама Тамагы һәм Апас районнарында Пенсия фонды идарәсе МР башкарма комитетының ЗАГС бүлеге белән берлектә районның биш ншәни гражданына гомер бүләк иткән әниләргә тантанлы шартларда ана (гаилә) капиталы сертификатлары тапшырылды. Тантанлы шарт, күңелле музыка, матур теләкләр һәм бәхеттән йөзләре көләчләп торган әниләр. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Халикова чараны ачып: " Сәфәровлар, Селехметьевлар, ГШулаевлар, Кузовениннар һәм Солтановлар гаиләләрен тулыландырган нәниләр бүгенге тантананың игътибар үзәгендә. Сертификатлар тапшыру - эшебездә иң күңелле мизгелләрнең берсе. Бала табарга теләгән һәр хатын-кыз гаиләсенең киләчәге турында дәүләт ярдәмен тоюы мөһим",-диде.

Бәхетле яшь әниләрдә тыш, очрашуда муниципаль раойн башкарма комитеты җитәкчесе Павел Лоханов катнашты. "Икенче, өченче һәм аннан соңгы балаларын табарга җөрьәт иткән яшь гаиләләр үз өсләренә зур җаваплылык ала. Әмма авырлыкдларны аңлау белән бергә кеше бәхете турындагы аң да барлыкка килә. Балалар бик тиз үсә, беренче көннәрдән үк аларга нык терәк булуы бик мөһим. Кызганычка каршы, бүгенге көнгә күп кенә гаиәләр ике бала белән генә чикләнә. Районыбызда демография хүәленең яхшыруын телисе килә. Ә инде авырлыклардан куркып калмыйча икенче, өченче, хәтта дүртенче бала табарга уйлаган әти-әниләргә сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телибез. Балалар күбрәк тусын! Шул вакытта районның киләчәге булыр",- диде Павел Николаевич.

Матур теләкләргә Кама Тамагы һәм Апас районнарында фонды идарәсе җитәкчесе Илмир Гыйлметдинов та катнашты. Ул ана капиталы акчасын нинди максатларга кулланырга мөмкин булуы хакындас өйләде. "Бала туу могҗиза ул! Ә икенче бала туу тәрбияләү, белем бирү, имин тормыш тәэмин итү өчен зур җаваплылык йөкли. Ана капиталы акчасын ничек тотачаклары хакында һәр гаилә үзе хәл итә, ә инде әниләргә сертификатлар белән бергә бирелгән белемшмәләраларга бу эштә ярдәм итәр. Төгәлррәк мәгълүматны районның ПФР идарәсендә алырга мөмкин", - диде Илмир Илдус улы. Яшь әниләр эшләгән оешма һәм учреждениеләр дә читтә калмады. Аларның вәкилләре гаиләлре арту белән аларны җылы котлады. Яшь яше буенча район бүлеге дә әниләргә сувенирлар тапшырды. Ана капиталы алган әниләрнең кәефе күтәренке иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев