Районны үстерергә ярдәм итәләр
«Антоновка» социаль-мәдәни үсеш үзәге («Круглый год» коммерцияле булмаган автоном оешмасы) «ЦКДОН» МБОУ белән берлектә оештырган «Кече мәдәни мозаика» грантлар конкурсында җиңүчеләр турында язуыбызны дәвам итәбез.
– Кама Тамагы – бөтен Россиядән туристларны үзенә җәлеп итә торган урын, - ди Тенештән «Туристлык җиһазларын арендалау хисабына көнкүреш калдыкларын аерым җыю» проекты җитәкчесе Алинә Әхмәдишина. – Әмма туристлар агымы арту белән бергә Кама Тамагы урманнарының пычрануы да еш күзәтелә. Ә минем өчен үземнән соң табигатьтә чүп-чар калдырмау бурычы актуаль булганлыктан, бу проблеманы системалы рәвештә хәл итү юлын уйлап таптым. Мин бинада көнкүреш калдыкларын аерым җыю пунктын оештыра һәм шунда ук бу эшне тәэмин итү өчен туристлык җиһазларын арендалау пунктын ача алачагымны аңладым. Кешеләр безнең турында сәфәргә килгәнче үк беләчәк, ә автобусларда экскурсияне оештыручылар, туристларга мәгълүмат биреп, кирәкле туристлык җиһазларына гаризалар җыячак. Без туристларга үзләренең чүп-чарларын җыю өчен пакетлар һәм перчаткалар бирәчәкбез, ә прокатка алган җиһазларны кире тапшырганда, сортларга аерылган көнкүреш калдыклары өчен кешеләргә ташлама һәм эко-наклейка биреләчәк…
Проект чараларының максатчан аудиториясе – Кама Тамагына ял көннәрендә Казан, Ульян, якын-тирә шәһәрләрдән машина белән килгән яшь гаиләләр, шулай ук җәяүле сәфәрләрдә катнашырга, Юрий мәгарәсен, Лобач тавын күрергә, вакытларын саф һавада йөреп һәм Идел буйлап көймәдә йөзеп үткәрергә теләүче туристлар. Кагыйдә буларак, алар ял итәргә 2-3 көнгә килә, нәкъ менә аларга, беренче чиратта, палаткалар кирәк булачак.
Шулай ук безнең проект, һичшиксез, 1-2 көнгә ял итәргә килгән «Камский трофей» кунакханә комплексының һәм «Курай» кунакханәсенең корпоратив клиентларын да кызыксындырачак. Икенче көнне алар, кагыйдә буларак, күңелсезләнә башлый һәм ялны төрләндерергә теләп, сәламәтлек өчен файдалы булган төрле шөгыльләр эзлиләр яки табигатьтә корпоратив төшке аш оештыралар. Һәм, әлбәттә инде, спорт инвентарлары, аларны саклау урыннары булмаган җирле халык турында да онытырга ярамый, вакыт-вакыт алар да җәяү йөрергә, ял көннәрен табигатьтә үткәрергә тели.
– Безнең өчен тормышыбызның, шул исәптән ялның да әйләнә-тирә мохиткә зыян китермәве мөһим, һәркемнең көнкүреш калдыкларын аерым җыю мөмкинлеге булсын һәм, урманга чыгып, туристлардан соң калган чүп-чар белән түгел, ә табигать белән хозурлана алсак идек, - дип билгеләп үтте Алинә Әхмәдишина. – Без, проектны гамәлгә ашырып, волонтерлар белән бергә туристлык мәйданчыкларында өмә уздырачакбыз, Идел буе экология компаниясе, «Благоустройство» каты көнкүреш калдыклары полигоны, чүп-чар чыгару һәм аерым җыю өчен башка оешмалар белән элемтә урнаштырачакбыз, туристлык җиһазларын һәм контейнерларны сатып алачакбыз, аларны урнаштыру белән, туристлык җиһазларын прокатка бирүне ачып җибәрәчәкбез...
Районыбыз үсешенә бәйле шундый көнүзәк мәсьәләләр төбәгебезнең уникаль табигатенә сакчыл караш тәрбияләүче әлеге проект кысаларында тенешлеләр тарафыннан хәл ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев