Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы район судына - 80 ел

Агымдагы елда Россиядә суд реформасының 150 еллыгы билгеләп үтелә. Ә Татарстан Республикасында тагын бер истәлекле датага - Казан округ суды оешуның 145 еллыгы уңаеннан чаралар каралган. Ул 1870 елның 8 ноябрендә тантаналы рәвештә ачылган. Кама Тамагы район судына 1 октябрьдә 80 ел булды. ТР Кама Тамагы районы территориясендә суд органнары...

Агымдагы елда Россиядә суд реформасының 150 еллыгы билгеләп үтелә. Ә Татарстан Республикасында тагын бер истәлекле датага - Казан округ суды оешуның 145 еллыгы уңаеннан чаралар каралган. Ул 1870 елның 8 ноябрендә тантаналы рәвештә ачылган. Кама Тамагы район судына 1 октябрьдә 80 ел булды.

ТР Кама Тамагы районы территориясендә суд органнары эшчәнлеге турында беренче мәгълүматлар, Юстиция министрлыгы архив мәгълүматларыннан күренгәнчә, 1935 елның 1 октябреннән Хәнифә Кадыйрованы Кама Тамагы районы халык судьясы вазыйфасына билгеләү турында Главсуд боерыгына барып тоташа. Ул бу вазыйфаны 1936 елның 3 ноябренә кадәр башкара. Суд тарихы хезмәт сөючән, үз эшенә һәм үз сүзенә тугры калган кешеләргә бай. Һәр шәһәр һәм авыл үзенең танылган якташлары белән горурлана ала.
Шунысы билгеле, 1987 елның 23 июненнән башлап 2010 елга кадәр Кама Тамагы район судын Маховик Иван Петрович җитәкли. Ул бүгенге көндә лаеклы ялда, шулай да тынгысызлыгы аңа район тормышыннан читтә калырга ирек бирми. 2010 елдан Иван Маховик Кама Тамагы муниципаль районында Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил иҗтимагый ярдәмчесе. 1993 елның гыйнварыннан район суды ике составтан тора. 1993 елның февралендә Шамил Гафиятуллин икенче судья булып билгеләнә, ул хәзер ТР Югары суды гражданнар коллегиясе судьясы булып эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев